ЯҢАЛЫКЛАР
-
Кием аша тарих өйрәнелә
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Кием турында хикәяләр» старт алды. Һәр якшәмбе көнне 14.00 сәгатьтә, 26 гыйнвардан башлап, хәрби эшнең, икътисади һәм социомәдәни үсешнең кием-салымга йогынтысы турында дәресләр уза башлады.
-
Физика һәм математикада уңышлар өчен бүләк
Бүләккә Республикадагы дәүләт һәм шәхси мәктәп укучылары бердәм түләүгә дәгъва итә ала.
-
Әти – җилкән, әни – канат
Әдәбият шәхесне әхлакый яктан камилләштерә. Кешелек дөньясы яңа үрләр даулый торган заманда балалардан җансыз, каты йөрәкле роботлар үстермәсен өчен, аларга фәкать төгәл фәннәр генә укытасы түгел, шуның белән беррәттән кеше холкын, табигатен, күңелен аңларга өйрәтә торган галиҗәнап нәфис әдәбиятны төшендерү дә зарур. Заман әдибәсе, танылган шигъри сүз остасы, татар дөньясын шаулаткан атаклы «Тукай сандыгы» поэмасы авторы Гөлүсә Батталова шигырьләрен тәкъдим итәбез. Гөлүсә әдәбиятның катлаулы драматургия өлкәсенә дә кыю адымнарын атлый. Аның иҗатына егетлек, кыюлык һәм шул вакытта нечкә тоемлау хас.
-
Бараба татарлары җирендә
Быел җәй Себер якларына барырга туры килде. Бараба татарлары җиренә. Әллә никадәр сер ачылды, әллә никадәр яңалык беленде. «Дөнья ул – китап. Сәяхәт кылмаган кеше аның бер генә битен укый», – дигән Аврелий Августин, рас та. Хәзер барын да таслап аңлатам.
-
Стипендия артырмы?
Шул хактагы закон проекты Федераль Җыенның түбән палатасына кертелде.
-
Илсур Һадиуллинның Студентлар көне белән котлавы
25 гыйнвар Россиядә ел саен Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул сәбәпле, студентларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бәйрәм белән котлады.
-
Казан студентлары «Замбези елгасы»на бушлай керә алачак
Казан зооботаника бакчасы Студентлар көненә багышланган махсус акция үткәрә.
-
5–11 нче сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына 5–11 нче сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турында закон проекты кертелде.
-
5,7 меңнән артык студент транспортта йөрүгә грант алачак
Быел Татарстанда 5,7 меңнән артык студент транспортта йөрүгә грант алачак. Грант күләме муниципаль берәмлеккә бәйле: Казан өчен бу – 11 мең сум, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга районнары өчен — 10 мең сум, калган районнар өчен — 8 мең сум.
-
Сергей Есенин Казанда – яңа күргәзмә!
31 гыйнварда Татарстан Милли музее филиалы– Горький һәм Шаляпин музеенда Сергей Есенин Дәүләт музей-тыюлыгыннан «Сергей Есенин: «Мин иң яхшыга ышанырга телим...» күргәзмәсе эшли башлый. Проект шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган.
-
Казанда «Саннар дәресе» үтте
22 гыйнвар көнне Казанның 187 нче лицеенда укучылар өчен «Киберкуркынычсызлык һәм ясалма интеллект» дип аталган дәрес үтте. Бу «Саннар дәресе» («Урок цифры») – Бөтенроссия белем бирү проектының 2025 елдагы тәүге чарасы.
-
Салкыннар булу сәбәпле мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин
Һава температурасы түбән булу сәбәпле Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Синоптиклар алдагы көннәрдә һава температурасының -28 градуска кадәр төшүен фаразлый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
«Мәгариф» самавыры» акциясендә катнашып, бүләкләр от!
Бәйге җиңүчеләрен шушы көннәрдә игълан итәчәкбез.
-
ТР Милли музеенда Кытай Яңа елын билгеләп үтәләр
2024 елның октябрендә ТР Милли музеенда Кытай күргәзмәсе ачылды. Биредә Россиянең 7 эре музее һәм Милли музей катнашты. Күргәзмә 3 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Тамашачы 20 гыйнвардан 2 февральгә кытай традицияләре һәм сәнгате дөньясына күчерә торган бай эчтәлекле программа белән таныша алачак.
-
«Апуш» студиясе — «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабы финалистлары арасында
«Апуш» студиясе һәм «ЭОС» театры Татарстанны «Театральное Приволжье» («Театраль Идел буе») төбәк этабында тәкъдим итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.