Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай иҗатында ак таплар

Апрель – Тукай ае. Татарның әдәбиятында гына түгел, ә тулаем милләт язмышында мөһим затлардан саналган Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗаты яшь буынга яңа яктан ачыла килә. Шулай да аның тормышындагы һәм иҗатындагы ак таплар тикшерелеп беткән дип әйтә алабызмы? Фән өлкәсендәге бүгенге яшьләргә Тукай феномены кызыклымы? Әнә шушы һәм башка сорауларга җавап табу өчен Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов белән әңгәмә кордык. Марсель әфәнде киң җәмәгатьчелеккә Тукайны яңача ачкан галим буларак та билгеле.

Шәрифә карчык чыннан да булганмы?

– Марсель әфәнде, бер яктан караганда, Тукайны күп өйрәнелгән язучы дип әйтә алабыз кебек, ләкин шул ук вакытта аның биографиясендә ак таплар әле дә бар. Тукай тормышының һәр секундын торгызып, фундаменталь хезмәт язу мөмкинме? Мәсәлән, Шәрифә карчык чынлап та булганын дәлилли торган документ юк. Шәрифә карчык турында Тукай үзе дә башка әбиләрдән ишетеп кенә белә.

– Кызыклы сорау. Тукай биографиясен, аның иҗатын галимнәр шагыйрьнең вафатыннан соң өйрәнә башлый. Хәер, 100 елдан артык вакыт дәвамында сез сораган ак таплар калмаска да тиеш шикелле. Ләкин Тукай сүзләрен искә төшереп («Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле»), без бу сорауга әле уңай җавап бирә алмыйбыз. Сүз юк, узган гасырда Тукай биографиясен, текстологиясен өйрәнүдә татар галимнәре зур эш башкарды. Һәр буын үз өлешен кертте. Моны без шагыйрьнең күптомлы басмалары тарихыннан да күрә алабыз. Шагыйребезнең XX гасырда, 2010 елларда дөнья күргән күптомлы басмаларын чагыштырсак (1920–1930 елларның чигендә Фатих Сәйфи-Казанлы тарафыннан әзерләнгән Тукайның 3 томлык әсәрләре нәшер ителә; соңыннан – Рәшат Гайнанов тырышлыгы белән 1975–1976 елларда – дүрттомлык, 1985–1986 елларда  биштомлык  дөнья күрә; ниһаять, 2010 елларда, шагыйрьнең 130 еллыгына багышлап, ТӘҺСИ галимнәре тукайчы-галим З.Рәмиев җитәкчелегендә 6 томлык академик басманы әзерләп, укучыларга тәкъдим итте), соңрак дөнья күргән күптомлыкларны, алдан чыкканнарына караганда, мәгълүматлырак дип әйтә алабыз. Бу табигый дә, чөнки Тукай текстологиясе өлкәсендә галимнәребез даими эшләп торды. Шул ук вакытта Тукай тормышына һәм иҗатына бәйле ачыкланмаган әйберләр дә юк түгел, фаразлау рәвешендә яшәгән моментлар да бар. Сез сораган Шәрифә карчык мәсьәләсе шундыйлардан. Габдулла Тукайның 135 еллыгына әзерләнгән икетелле (татар һәм рус) өчтомлык «Габдула Тукай: тормышы һәм иҗаты» исемле хезмәтебезгә Зөфәр Рәмиев керткән мәгълүматка караганда, бу карчыкның исеме Шәрифелҗамал Бикмөхәммәд кызы булуы ихтимал һәм ул метрика кенәгәләре буенча 1895 елның 17 ноябрендә Кушлавыч авылында 77 яшендә бакыйлыкка күчкән.

– Андый «ак таплар»ны киметү өчен хәзерге Тукай фәнендә нинди эшләр башкарыла?

– Яңа телгә алган өчтомлык хезмәтне без баштан ук «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗат хроникасы» өчен материаллар итеп әзерләдек. «Хроника» дип исемләнгән фәнни жанр рус әдәбият белемендә инде XIX гасырның азагыннан ук үсеш ала. Бу жанрда язылган хезмәтләр русларда аз түгел: А.С. Пушкин, И.С. Тургенев, Н.А. Некрасов, Л.Н. Толстой, Ф.М. Достоевский, Н. Лесков тормыш һәм иҗат хроникалары төрле вакытта дөнья күрде. Бездә исә андый хезмәтләр юк. Дөрес, 1960 елларда ТӘҺСИ галиме Сәгыйть Исәнбаевның «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗат хроникасы» дигән хезмәт өстендә эшләгәне мәгълүм, ләкин башлаган эшне тәмамларга өлгермичә, 1972 елны әдәбиятчы вафат була. Биредә шуны да өстәргә кирәк: аның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәгендә саклана торган архивында Ибраһим Нуруллинның әлеге «Хроника»га нисбәтле рецензиясе бар. Олпат галимебез бу хезмәтнең әһәмияте турында болай дип язган: «Тукайны яраткан һәрбер кешенең өстәлендә торырга тиешле китап ул». Яшерми әйтергә кирәк, хәзерге вакытта «Тукай хроникасы»н тиешле дәрәҗәдә бу фәнни жанрга туры китереп әзерләү өчен институтта фәнни көчләр юк. Шуңа күрә алдарак искә төшерелгән Тукай сүзләре әле дә актуаль.

Зөфәр Рәмиев мәгълүматларына караганда, бу карчыкның исеме Шәрифелҗамал Бикмөхәммәд кызы булуы ихтимал һәм ул метрика кенәгәләре буенча 1895 елның 17 ноябрендә Кушлавыч авылында 77 яшендә бакыйлыкка күчкән.

 Тукай образлары сүзлеге

– Хәзерге вакытта институтта Тукай иҗатына караган нинди эзләнүләр алып барыла,  нинди яңа хезмәтләр әзерләнә?

– Белгәнегезчә, соңгы 10 елда институтта Тукай шәхесе һәм иҗаты белән бәйле берничә зур проект башкарылды. Өчтомлык «Тукай тормышы һәм иҗаты» хезмәтеннән тыш, Тукай энциклопедиясе һәм алтытомлык академик басма дөнья күрде. Бу саллы хезмәтләр алдагы эзләнүләргә дә ярдәм итәр. Мәсәлән, мин хәзер шагыйребезнең рус телендә алтытомлык басмасын әзерлим, параллель рәвештә институт хезмәткәрләре, аерым КФУ галимнәре белән берлектә, «Тукай образлары сүзлеге» дип исемләнгән хезмәт башкара.

– Әзерләнгән алтытомлык басма турында бер-ике җөмлә әйтегезче. Белгәнемчә, моңарчы рус телендә әзерләнгән тулы басмалар юк иде?

– Әйе, бу өр-яңа хезмәт булачак. Советлар Союзында Тукай әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләре еш басылган. Шагыйребезнең әсәрләрен А. Ахматова, А. Тарковский, И. Сельвинский, С. Маршак, Д. Бродский, С. Липкин, К. Липскеров, Р. Моран һ.б. танылган шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр рус теленә тәрҗемә иткән. Тукайның һәр «юбилей датасына» рус телендә аның шигырьләре җыентыклары әзерләнгән. Ләкин хәзергә кадәр Тукаебызның барча мәгълүм булган әсәрләрен (шул җөмләдән, проза һәм публицистикага караганнарын) үз эченә туплаган рус телендә әзерләнгән басма юк иде.

Шуны да әйтергә кирәк: әзерләнгән алтытомлык – фәнни басма. Шуңа күрә монда зур игътибар искәрмәләр, комментарийларга бирелә. Аерым очракларда алар татар телендә чыккан алтытомлык академик басма белән чагыштырганда да киңрәк. Бу табигый дә, чөнки рус укучысының татар укучысына караганда татар әдәбияты, мәдәнияте, иҗтимагый хәяте турында белеме азрак. Тагын бер моментка игътибар итәсем килә: басманың 1–3 томнарына кергән Тукайның һәрбер шигыре подстрочник (юл асты) белән укучыларга тәкъдим ителә, чөнки күп кенә тәрҗемәләрдә оригиналның аерым мәгънәләре югалган яки үзгәргән.

Тукайның һәр «юбилей датасына» рус телендә аның шигырьләре җыентыклары әзерләнгән. Ләкин хәзергә кадәр Тукаебызның барча мәгълүм булган әсәрләрен (шул җөмләдән, проза һәм публицистикага караганнарын) үз эченә туплаган рус телендә әзерләнгән басма юк иде.

 «Татар Пушкины»ның прозасы да тәрҗемә ителә

– Марсель әфәнде,  күптомлыкта элек тәрҗемә ителмәгән әсәрләрнең саны күпме?

– Поэзияне алсак, 45–50 шигырь (алар арасында зур шигырьләр генә түгел, икеюллык парчалар да бар); проза һәм публицистикада ситуация башкача – хәзергә рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре фәкать 30 процент кына тәшкил итә.

– Ә моның сәбәбе нәрсәдә?

– Төп сәбәп Советлар Союзында Тукай иҗатына карата формалашкан карашта. Мәгълүм булганча, Тукайны совет укучысына бөек шагыйрь итеп таныттылар, «татар Пушкины» исемен тактылар. Шуңа күрә аның проза һәм публицистикасы гел читтә калып барды. Хәер, 1961 елда дөнья күргән икетомлык «Избранное» («Сайланма әсәрләр») исеме белән чыккан басманың икенче томында әдипнең проза һәм публицистика әсәрләре урнашкан, ләкин, билгеле, 300 битлек томга боларның аз өлеше генә кергән. Икенче сәбәп тә бар: Тукай публицистикасында XX йөз башы татар иҗтимагый һәм сәяси тормышында зур роль уйнаган аерым шәхесләргә (мәсәлән, Гаяз Исхакыйга, Садри Максудига) карата уңай фикерләр, бәяләмәләр әйтелгән. Бу фикерләрнең совет идеологиясендә әлеге шәхесләргә карата хөкем сөргән карашларга туры килмәве сәбәпле, андый әсәрләр йә бөтенләй тәрҗемә ителмәгәннәр, йә кыскартылып тәкъдим ителгәннәр.

– Мондый элек тәрҗемә ителмәгән әсәрләрне кем тәрҗемә итте?

– Проза һәм публицистика әсәрләренең күп өлешен үзем тәрҗемә иттем. Шигырьләрне Татарстанда танылган шагыйрьләр Борис Вайнер һәм Галина Булатова. Өстәп шунысын да әйтәсем килә: узган елда «Казан альманахы» баш мөхәррире Әхәт Мушинский тәкъдиме һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ярдәме белән Тукай әсәрләренең рус теленә тәрҗемә бәйгесе оештырылды. Бу конкурс лауреатларының тәрҗемәләре – алар арасында Борис Вайнер, Галина Булатова, Азат Ахунов кебек тәрҗемәдә зур тәҗрибә туплаган иҗат әһелләре генә түгел, бу өлкәдә беренче адымнарны ясаган сәләтле яшьләребез дә бар: Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институтында белем алган Руфия Мортазина һәм Әлмәттә яшәүче яшь шагыйрә Екатерина Аничкина.

Фән белән кызыксынган яшьләрне бөртекләп җыярга кирәк!

– Сез яшь тәрҗемәчеләрне телгә алдыгыз. Ә Тукай фәненә килгәндә, бүгенге көндә Тукайны өйрәнүче яшь галимнәр бармы? Гомумән, яшь галимнәргә аның шәхесенең кызыгы калдымы?

– Бу соравыгыз белән сез авырткан сөялемә бастыгыз. Бу мәсьәлә барча Тукай белеменә, киңрәк итеп караганда, татар гуманитар фәненең халәтенә битараф булмаган кешеләрне борчый. Моның сәбәпләрен мөхтәрәм укучыларыбыз да яхшы аңлый – хәзерге вазгыятьтә фән өлкәсендә эшләр өчен фидакяр булырга кирәк, ә яшьләр күбесенчә прагматиклар һәм мин моны аларны кимсетү итеп әйтмим. Шул ук вакытта стаканның яртылаш буш булуын яртылаш тулы итеп карау хәерлерәк: яшьләр арасында сәләтле һәм фән белән кызыксынган кешеләр юк түгел, аларны бөртекләп җыю, үстерү эше – безнең бурычыбыз. Кызганыч ки, аерым очракларда без булган мөмкинлекләрдән дә тиешле дәрәҗәдә файдаланмыйбыз. Әйтик, соңгы ике елда Академия каршында оештырылган диссоветта институт галимнәре 10 докторлык диссертациясе яклады. Алар арасында әдәбиятны яхшы белгән, Габдулла Тукай иҗатын яраткан, сәләтле галимнәребез дә бар. Минемчә, Тукай белеме өлкәсендә аларның перспективалары зур, монда фәкать аларның үз ихтыярлары һәм институт җитәкчеләренең Тукай темасына игътибарлы булуы сорала.

– Тукайның иҗаты һәм биографиясе совет чорында пропаганда коралы булган. Үзләренә ничек кирәк, галимнәр шулай аның биографиясен яктырткан. Хәзерге вакытта без бу күренештән азатмы?

– Дөрес, совет чорында Тукай иҗатын идеологик көрәш объекты итеп тә кулланганнар. Моны үзенең саллы хезмәтендә алман галиме Михаэль Фридерих бик яхшы күрсәтте (рус теленә тәрҗемә итеп, аны «Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы» исеме астында Искәндәр Гыйләҗев бастырды). Әйе, хәзер без совет идеологиясеннән азат. Ләкин «Тукай хәзерге татарлар өчен кем?» дигән сорау үз актуальлеген югалтмаган. Хәзерге вазгыятьтә милләтне берләштерү идеясе бик мөһим. Сер түгел, аерым көчләр төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның бер милләт булып яшәвенә сөенми. Шуңа күрә кайчак татар милләтенең үзтәңгәллеге символы булган, татарларны берләштергән Тукай турында да төрле сафсата ишетергә мөмкин. Икенче яктан, без Тукаебызны дөнья әдәбияты дәрәҗәсенә күтәрергә тиешбез. Аерым адымнар бу өлкәдә ясала. Мәсәлән, академиядә дала Евразиясе халыклары тарихы, телләре, мәдәниятләрен өйрәнү өчен әзерләнгән зур проектка «Евразия мәдәнияте контекстында Габдулла Тукай иҗаты» темасы да керде.

Без Тукаебызны дөнья әдәбияты дәрәҗәсенә күтәрергә тиешбез.

Тукай «керен актару»дан сак булыйк!

– Тукайны Тукай дәрәҗәсенә күтәргән шәхес дип Фатих Әмирханны әйтергә мөмкин. Ләкин Әмирхан үзе күләгәдәрәк кала сыман.  Татар әдәбияты һәм татар язучылары турында сүз кузгатсак, яшь буынның күпчелеге Тукай шәхесен генә атый ала. Чөнки, чыннан да, балалар бакчасыннан башлап алар колагында Тукай исеме генә еш яңгырый. Менә бу күренешне сез ничек аңлатасыз?

– Әйе, Фатих Әмирхан – Габдулла Тукайның шагыйрь һәм аеруча тәнкыйтьче һәм публицист буларак үсешендә зур роль уйнаган шәхес. Ләкин Әмирханны белмиләр дип әйтмәс идем. Мәктәптә, татар филологиясе факультетында аның иҗатын читләтеп узмыйлар. Ә инде менә рус укучысын алсак, сез хаклы: Фатих Әмирханны белмиләр. Шул ук сүзне без башка татар классикларына карата да әйтә алабыз: Шәриф Камал, Гаяз Исхакый, Сәгыйть Рәмиев һ.б. Бу әле – «беренче рәт» әдипләребез, «икенче рәт» язучыларыбыз турында сүз кузгатып та торасы юк. Моның сәбәбе – татар классикларының әсәрләрнең тәрҗемәләре аз булуында. Минемчә, бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк: шул ук Фатих Әмирханың 6 томга сыешкан әсәрләренең бик аз гына өлешенең рус теленә тәрҗемә ителүе, әлбәттә, борчый. Хәер, бу ситуация башка классикларыбызга да кагыла. Бу өлкәдә проблемаларыбыз күп.

– Марсель әфәнде,  Тукай биографиясен, иҗатын өйрәнеп, психологик портрет тудырып буламы? Аның балачак җәрәхәтләре нинди булган? Даһи шәхесләр еш кына 100 процент сәламәт булмый, диләр. Тукай да искәрмә түгелдер?

– Беләсезме, әдәбият белемендә психоанализ дигән юнәлеш озак вакыт дәвамында яши. Кыска итеп аңлатканда, аның асылы әдипләрнең иҗатларын аңсызлык өлкәсендә яшәгән комплекслар яки архетиплар аша аңлатудан гыйбарәт. Тукай белемендә һәм, гомумән, татар әдәбият белемендә бу төр эзләнүләр киң таралмаган. Тукайга килгәндә, аның даирәсендә булган кешеләрнең истәлекләрен исәпкә алганда (күп истәлекләрдә Тукайның оялчанлыгы, хатын-кызлардан качуы турында әйтелә), бу тема кызык булырга мөмкин. Ләкин бер момент бар: андый эзләнүләрдә Тукайның «керен актару»дан сак булырга кирәк. Миңа калса, аерым архетипларны тикшерү юлы (мәсәлән, Ана архетибын) Тукай фәне өчен файдалы.

– Тукай шәхесенә кагылышлы темаларның берсе – аның исемендәге Дәүләт премиясе. Бу проект үзенең асыл сыйфатын җуймадымы икән? Сезнең фикер?

– Сез кузгаткан мәсьәлә ел саен диярлек матбугатта күтәрелә. Димәк, бу сорау нигезсез түгел. Сер түгел, соңгы елларда аерым лауреатларга карата профессиональ җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр булды. Ләкин элек тә андый бәхәсләр юк түгел иде бит. Мин, шәхсән, бу өлкәдә нинди дә булса конъюнктуралыкның булуын кабул итмим – Тукай премиясе турында нигезләмәдә сүз җәмгыять тарафыннан танылу тапкан әдәбият һәм сәнгать әсәрләре хакында бара. Танылу ул – беренче чиратта, премияне дәгъва итүчеләрнең әсәрләре профессиональ җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәягә ия дигән сүз. Шул ук вакытта киң мәдәни һәм фәнни җәмәгатьчелекнең фикере дә исәпкә алынырга тиеш. Моның өчен премиягә матбугатта, радио, телевидениедә игътибарны арттыру кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ