Хәрби операция: эш белән тәэмин итү
14 июль көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова инвалидлык алган хәрбия операция катнашучыларына ярдәм итү һәм аларны эшкә урнаштыру системасы турында сөйләде.
Җитәкче сүзләренчә, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча эш һәр гражданның шәхси тормыш хәлен исәпкә алып төзелгән.Эшкә урнашуга ярдәм итү өчен кайнар линия дә оештырылган: 8-843-564-11-11. Махсус хәрби операциядән кайткан гражданнар арасында эш белән тәэмин итү турында үткәрелгән махсус анкетанәтиҗәләре буенча 74 % ветеран эш белән мәшгуль. Инвалид һәм хөкем ителгән хәрби операция катнашучыларын эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләр реестры алып барыла. «Забота о СВОих» сайтында, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында мәгълүмати ярдәм алып барыла. Аларда вакансияләр ярминкәләре турында мәгълүмат алырга мөмкин. Муниципалитетларда мәшгульлек хезмәтләре базасында «Работа для СВОих» ярдәм клублары эшли, «Килэчэк яZмыш» социаль-хезмәткә яраклашу программасы гамәлгә ашырыла, үз эшеңнебашлап җибәрергә һәм гамәлгә ашырырга өйрәтәләр.
Мәшгульлек үзәкләре тарафыннан түбәндәге хезмәтләр комплексы күрсәтелә:
- туры килерлек эш эзләүдә ярдәм итү;
- һөнәри юнәлеш бирү;
- психологик ярдәм;
- түләүсез һөнәри белем бирү;
- Хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларныңгаилә әгъзаларына үз эшләрен ачу өчен бер тапкырбирелә торган финанс ярдәм күрсәтү, аның күләме – 145,1 мең сум.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештырганда, эш бирүче түлим торган хезмәт хакыннан тыш, республика бюджетыннан ай саен өстәмә рәвештә 2 650 сум күләмендә түләү каралган.
Федераль бюджет акчалары хисабынареспубликага «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында квота бүлеп бирелә. 2025 елның 3 июленә хәрби операциядә катнашучылар 122 белембирү программасы арасыннан үзен кызыксындырганын сайлый ала.
Эш бирүчеләрнең вазифасы инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау турындагы канунга нигезләнеп башкарылырга тиеш. Республика кануны нигезендә, квота түбәндәге күләмнәрдә билгеләнгән:
- хезмәткәрләр саны 35 тән алып 100 кешегә кадәр булганда – исемлекнең уртача саныннан 2 %;
- хезмәткәрләр саны 100 кешедән артыграк булганда – исемлекнең уртача саныннан 3 %.
Татарстан Республикасында инвалидларны эшкә кабул итү квотасын үтәү өлеше 82 % тәшкил итә, бу Россиядәге уртача күрсәткечтән югарырак (81 %).
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыручы оешмаларга дәүләт ярдәме
«Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында республикада актив рәвештә ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла:
- I һәм II төркем инвалидлар, инвалидлыгы булган хәрби хәрәкәтләр ветераннарын кимендә 6 айга, минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булмаган хезмәт хакына эшкә урнаштырганда алар өчен яңа булдырыла торган эш урыннарын җиһазлауга 200 мең сумга кадәр чыгымнарны өлешчә каплау;
- махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәммахсус хәрби операция барышында һәлак булгангражданнарның гаилә әгъзаларын ике минимальхезмәт хакы күләменнән түбән булмаган хезмәтхакына эшкә урнаштырганда хезмәт өчен түләүчыгымнарын өлешчә каплау.
Социаль тернәкләндерү
Хәрби операция катнашучыларына социаль тернәкләндерү хезмәтләре 5 инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә (Яшел Үзән, Казан, Баулы, Әлмәт, Яр Чаллы), Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең 5 социаль-тернәкләндерү бүлегендә (Аксубай, Балтач, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман муниципаль районнарында) күрсәтелә.
Тернәкләндерү курсы индивидуаль ихтыяҗларга карап, 15-45 эш көне тәшкил итә, стационар – елга 1 тапкыр, ярымстационар – елга 2 тапкыр.
Яшел Үзән шәһәренең «Идел» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә читләр каравына мохтаҗ сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары өчен 10 урынлык бүлек булдырылган (елына 2 тапкыр 90 көн).
Быел Казанда «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында 40 урынлык инвалидлыгы булган МХО катнашучылары өчен стационар бүлек ачылды.
7 нче шәһәр клиник хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе, Сугыш ветераннары госпитале, «Ватанны саклаучылар» фонды базасында МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән даими очрашулар үткәрелә.
Комментарийлар