Казанда электр самокатларында йөрү вакытлыча тыелачак
Казанда прокатка алынган электр самокатларында һәм велосипедларда йөрүне вакытлыча тыячаклар.
Әлеге чара БРИКС саммитына әзерлек һәм аны уздыру вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәк, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Чикләүләр 19 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
Шулай ук бу көннәрдә шәһәр үзәгендә такси хәрәкәтен чикләячәкләр. Тулырак такси кушымталарыннан белергә мөмкин булачак.
Комментарийлар