Илһам Шакировны искә алачаклар
15 февральдә татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның тууына 90 ел тула.
Быел 2025 елның 15 февралендә татар халкының бөек җырчысы – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакировның тууына 90 ел, арабыздан китүенә 6 ел була.
Шул уңайдан, 16 гыйнвар көнне сәгать унда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының бөек җырчысы – Илһам Гыйльметдин улы Шакировны искә алып, каберен зиарат кылуны һәм чәчәкләр салуны оештыра (Казанның Яңа Татар бистәсе зираты, Пригородная ур.,1).
Чарада мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашачак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.
Кыскача белешмә:
ИЛҺАМ ШАКИРОВ – 1935 елның 15 февралендә ТАССРның Тукай районы Яңа бүләк авылында туа. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат була. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). Мактаулы исемнәре, бүләкләре: ТАССРның (1964), РСФСРның (1974), атказанган артисты, ТАССРның (1969), Каракалпакстан АССРның (1981), РСФСРның (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Казан шәһәренең һәм Сарман районының шәрәфле ватандашы (2006), «Халыклар дуслыгы» ордены (1986), «Алтын аполлон» бүләге (2000) иясе, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре» өчен орденының беренче кавалеры, Россиянең «Лучшие люди России» дип исемләнгән Югары иҗтимагый бүләге иясе.
Комментарийлар