Ял көннәрендә Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак
Ял көннәрендә (14–15 сентябрь) Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә.
Тәүлек температурасы уртача климат нормасыннан 5–8 градуска артык булачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә. Көндез һава +20...+25 градуска җылыначак.
Киләсе атна башында шулай ук җылы һава торышы сакланачак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +20...+25 градус тәшкил итәчәк.
Комментарийлар