Бала сорамыйча ала
Кайбер гаиләләрдә балалар «Әни, бу әйберне алырга ярыймы?» дигән сүзне бөтенләй белми, ягъни сораусыз әйбер алу күренеше алар өчен нормаль санала. Иң аянычы, әти-әниләр моны әдәпсезлек итеп кабул итми, проблемага күз йома. Ә кемнәрдер 40 яшькә җитеп тә, әти-әнисеннән рөхсәт сорап кына өстәлдәге тәмле ризыкка үрелә... Өйдәме, мәктәптәме, башка җирдәме, рөхсәтсез кеше әйберсен алу гадәтеннән баланы ничек араларга?
Кеше уенчыгы
Һәр кеше үзенең табигате белән яхшы булырга тырыша. Бала үсеш процессында нәрсә яхшы һәм начар икәнен, кайда минеке һәм чит кешенеке икәнен аңларга өйрәнә. Әлбәттә, сабыйның тормышында төп кеше – әти-әнисе һәм якыннары. Нәкъ менә якыннарын күзәтеп, күргәннәрен «күчереп», ул дөнья белән үз мөнәсәбәтен төзи. 5–6 яшьләр тирәсендә һәр бала диярлек чит кеше әйберсенә кызыгып, аны сораусыз алырга мөмкин. Һәм мондый гадәткә мөнәсәбәт алга таба олылар реакциясеннән чыгып төзелә. Бу мәсьәләдә мин бәхетле бала булдым. Әти миңа бик яхшы сабак бирде.
Бала вакытымда кулымда ят уенчык күргәч, ул миннән аны кайдан алуымны сорады. Уенчыкның кемнеке икәнен чамалап алгач, кулымнан тотып, күршеләргә алып керде. Бу көнне нинди хис-тойгыларымны кичергәнемне гомер буена истә калдырдым. Оятымнан, уенчыкны соңыннан кайтарырга тәкъдим итеп караганымны әле дә хәтерлим әле. Әти барыбер үз сүзендә нык торды һәм мине уенчык хуҗасы белән йөзгә-йөз очраштырды. Менә шушы мизгел белән бәйле хатирә мине әле дә озата килә. Ә бит мине әти бу гамәлем өчен бер дә ачуланмады, хәтта тавышын да күтәреп сөйләшмәде. Миңа ул вакытта бик тә бәхет елмайды. Әти-әни кеше уенчыгына игътибар итмәскә дә мөмкин иде. Хәзерге заманда балалар уенчыкларга мохтаҗлык кичерми. Өйдә, балалар бакчаларында курчаклар, машиналар, йомшак хайваннарның ниндие генә юк! Шуңа күрә әти-әни баласының кулына чит уенчык килеп керүен сизми дә калырга мөмкин. Бу очракта кеше әйберсен сораусыз алу балада табигый күренеш дип кабул ителү ихтималы зур. Бер карасаң, бернинди куркыныч та булмаган кебек, соңыннан кайтарыр, дип уйларга була. Шул ук вакытта минеке һәм чит әйберләрнең үз чикләре барлыгын онытмасак иде.
Кунак булсаң, тыйнак бул
Мәктәптә эшләгән елларда төрле очракларга тап булдым. Исемдә, бер укучы кыз бала, өеннән аның яше өчен шактый зур сумма акча алып, дусларын тәмле ризыклар белән сыйлаган. Аңлашыла, шул рәвешле ул аларның яратуын «сатып алырга» теләгәндер. Ә ул өйдән алган акча турында ышаныч белән: «Бу безнең акча, мин аны өйдән алдым», – дип белдергән.
Бервакыт кызым өйгә үзенең иптәш кызын алып керде. Кунак кызның үз-үзен тотышы мине уйга калдырды. Ул кыюлык белән суыткычны ачты да, үзен үз өендә кебек хис иткәндәй, кирәк ризыкны алып ашарга кереште. Аннары мин бу кыз баланың күп балалы гаиләдән, өстәвенә аларның уллыкка алынган балалары да булуын ачыкладым. Әлеге гаилә өчен үзеңне шулай тоту гадәти күренеш булгандыр, күрәсең.
«Кеше әйберсен алмаска!», «Урламаска!» дигән сүзләр белән безне юкка гына тәрбияләмәделәр. Үз-үзеңне тоту культурасы шуннан башлана.
«Балта» турында бер кыйсса
Без барыбыз да бер-беребездән холык-фигылебез белән аерылып торабыз. Чөнки төрле гаиләләрдә, шартларда, хәтта төрле вакытта формалашып үсәбез. Бернигә карамастан, барыбыз да тормыш кануннарына бертигез буйсынырга тиеш. «Кеше әйберсен алмаска!», «Урламаска!» дигән сүзләр белән безне юкка гына тәрбияләмәделәр. Үз-үзеңне тоту культурасы шуннан башлана. Мәсәлән, каядыр барганда ниндидер кыйммәтле әйбер таптың, ди. Аны алырга кирәкме? Бу караклык дип саналамы?
Тагын әбиемнең балта тапкан ир-ат турында гыйбрәтле кыйссасын мисал итеп китерәсем килә. Борынгы заманнарда бу бик кыйммәтле табыш булган. Һәм берәр нәрсә тапкан һәркем бу хакта өч тапкыр кычкырып, һәркемгә ишетелерлек итеп кычкырып әйтергә тиеш булган. Шуннан соң гына табылдыкны үзенә алырга хакы булган. Бу ир кеше тапкан балтаны бик тә үзендә калдырырга теләгән. Шуңа «балта» сүзен пышылдап кына, ә «сабы да бар» сүзен кычкырып әйткән.
«Кешенекен алырга ярамый» дигән лозунг астында, гыйбрәтле хикәяләр белән тәрбияләнгән буын кешенекенә тимәде, дип өздереп әйтү дә хата булыр. Дөньяның барлык уңайлыклары конкрет алар өчен генә тудырылган дип ышанып яшәүчеләрне дә беләм. Алар үзләрен бик яхшы хис итә, намуслары борчымый. Безнең әдәп нормаларына сыешып бетмәгән гадәт белән гомер буе яшисе дә бар бит әле. Үзеңнән беркая да кача алмыйсың. Төньяк Һиндстанда булганда, буддачы сәүдәгәрләрнең алдамавына, ничек бар шулай сөйләүләренә игътибар иткән идем. Мәсәлән, металлдан эшләнгән әйберләрне алар көмеш дип алдап беркайчан да сатмыйлар. Янәшәдә генә утырган башка сәүдәгәрләр сыйфатсыз әйберне мактый-мактый тәкъдим итеп утыра иде.
Дөньяның барлык уңайлыклары конкрет алар өчен генә тудырылган дип ышанып яшәүчеләр дә бар. Үзләрен бик яхшы хис итәләр, намуслары борчымый.
Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә начар
Ни өчен соң балалар сорамыйча чит кеше әйберен ала? Моның сәбәпләре төрле:
– балага игътибар җитми;
– мине яратмыйлар дип уйлый;
– үзен беркемгә дә кирәкми дип хис итә.
Безнең бурыч – балага ярдәм итү. Беренче чиратта без, ата-аналар, балаларыбыз өчен җаваплы. Аларга нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен аңлатырга кирәк. Психологиядә «Баланы тәрбияләгәнче, башта үзеңне тәрбиялә» дигән сүзләрне ата-аналар истән чыгармасын иде. Без үзебезне ничек тотабыз? Үсеп килүче буын өчен нинди үрнәк бирәбез? Иң мөһиме, бала үзенең яратылганын тоеп үсәргә тиеш. Шул вакытта гына бала белән ата-ана арасында ышаныч туа ала һәм ул сезне һәрвакыт ишетәчәк.
Автор: Гөлнара Ибраһимова, Казан шәһәренең 183 нче гимназия психологы
Таңсылу Габидуллина әзерләде
Комментарийлар