Язмышны үзгәртеп буламы?
Кешенең язмышы үзе туганчы ук язылган була, диләр бит. Моның хакта динебез нәрсә дип әйтә?Иң беренче чиратта тәкъдир һәм язмыш төшенчәләре белән танышыйк.ТӘКЪДИР (кадәр) – ул барлык вакыйгаларның вакы...
Кешенең язмышы үзе туганчы ук язылган була, диләр бит. Моның хакта динебез нәрсә дип әйтә?
Иң беренче чиратта тәкъдир һәм язмыш төшенчәләре белән танышыйк.
ТӘКЪДИР (кадәр) – ул барлык вакыйгаларның вакыты, урыны һәм рәвеше Аллаһы гыйлемендә алдан билгеләнеп куелуы ул.
ЯЗМЫШ (када) – Аллаһы гыйлемендә булган нәрсәләрнең билгеле бер вакытта Аллаһы әмере буенча башкарылуы.
Бу мәгълүмәт кайда саклана соң?
Тәкъдир кылынган барлык нәрсәләр күктә саклана торган тәкъдир язуында – «ЛӘҮХҮЛ-МӘХФҮЗ»дә язылган. Гарәп телендәге турыдан-туры мәгънәсе – «саклана торган такта».
Бу хакта Пәйгамбәребез болай дип әйткән:
«Аллаһы Тәгалә күкләрне һәм җирне бар иткәнче 50 мең ел алдан кешеләрнең язмышларын язып куйган».
Коръәндә болай дип әйтелгән:
«Ләүхүл-мәхфүздә (күк китабында) язылмыйча, ягъни Аллаһы тәкъдир итмичә, җиргә дә, сезнең күңелләрегезгә дә бернинди бәла-каза, кайгы ирешмәс. Бу бәла-казаның булачагын белү Аллаһы өчен бик җиңелдер».
«Әл-Хәдид / Тимер», 57:22
Димәк, язмышны үзгәртү безнең ихтыярда түгел?
Бу сорауга Расүлебезнең түбәндәге хәдисе җавап бирә: «Югарыда тәкъдир кылынганны бернидә үзгәртә алмый, догадан кала».
Дога кылуның төп максаты – һәр нәрсәнең хәерле тәмамлануын сорау. Шул очракта без язмышыбызны хәерле якка үзгәртә алачакбыз. Ә Аллаһыга яхшырак мәгълүм.
Комментарийлар