21 август 2025 яңалыклары
-
Университетның диварлары да тәрбияли
Күренекле педагог, галим һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиев үзенең лекцияләрендә «Университетның диварлары да тәрбияли» дип әйткәли торган булган. Милли кадрларны университетта гына тәрбияләп буламы? Югары белем фәкать лаеклы, булдыра алырдай яшьләргә генә бирелергә тиеш түгелме икән? Мәктәп тәмамлаган һәр кеше югары уку йортына керергә хаклымы? Вузларга нинди яшьләр килә? Филологлар, татар теле белгечләре көн таләбенә туры китереп әзерләнәме? Әлеге сорауларны без «Туфан самавыры» тапшыруында күтәрдек. Кунагыбыз – филология фәннәре докторы, Казан университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры, Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова. Әлфия ханым – татар теле һәм әдәбияты белгечләре әзерләгән данлыклы галимнәр, остазлар плеядасы буынын тоташтыручы педагог та әле ул. Аның фикерләре журнал укучыларыбызга да кызыклы булыр.
-
«Алтын мөнбәр»дә гаиләләргә аерым игътибар
XXI Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә тамашачыларны гаилә һәм балалар киносына багышланган махсус конкурстан тыш кино күрсәтүләре көтә. «Кинога гаилә белән» һәм «Балачакта кунакта» программалары гаилә һәм яшь тамашачылар өчен иң кызыклы һәм истә калырлык фильмнар тәкъдим итәчәк.
-
«Елмай» паркында Тукай әкиятләрен ком анимациясендә күрсәтәчәкләр
22 августта Казанның «Елмай» паркында уникаль музыкаль кичә узачак. Анда тамашачылар танылган әкиятләрнең сюжетлары белән танышачак
-
Җәйнең соңгы атнасында татарстанлыларны кыскартылган эш көне көтә
Августның соңгы атнасында Татарстан халкының кыскартылган эш көне көтә. Сәбәбе исә - 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү.
-
Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагы ишекләрен ачты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагын ачу тантанасында катнаштылар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар
25 август 10.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Өзелгән җыр…» дип исемләнгән чара узачак. Бу хакта музей матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Ульяновскида татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе узган
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашында август киңәшмәсе үтте. Бу хакта «Өмет» газетасының Телеграм-каналында хәбәр ителә.