Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын мөнбәр»дә гаиләләргә аерым игътибар

XXI Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә тамашачыларны гаилә һәм балалар киносына багышланган махсус конкурстан тыш кино күрсәтүләре көтә. «Кинога гаилә белән» һәм «Балачакта кунакта» программалары гаилә һәм яшь тамашачылар өчен иң кызыклы һәм истә калырлык фильмнар тәкъдим итәчәк.

Тамашачыларны Казан Кремленең ишегалдында, Г. Камал исемендәге театрның Камера залында, «Мир» кинотеатрында көтәләр. Программада Казахстан, Таҗикстан, Россия һәм Татарстан Республикасы киноларын тамаша кылырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Татаркиноның матбугат үзәге. 

Конкурстан тыш программа кысаларында шулай ук кинокартиналар иҗат итүчеләр белән иҗади очрашулар да булачак.

Әйтик, «Мир» кинотеатрында 6 сентябрьдә «Тимур һәм аның командасы» фильмы күрсәтеләчәк, шулай ук РФ халык артисты Елена Цыплакова һәм картинаны иҗат итүчеләр белән очрашу мөмкинлеге оештырыла. Моннан тыш та кызыклы очрашулар үтәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале 5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр узачак. Фестивальнең төп вакыйгалары дүрт мәйданчыкта: «Алмаз Синема (Ватан)» һәм «Мир» кинотеатрларында, Г. Камал, шулай ук Казан Кремлен территориясендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ