Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагы ишекләрен ачты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагын ачу тантанасында катнаштылар. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тулай торак «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Ул 634 урынга исәпләнә. Һәр торак блокта 2-3 бүлмә, санузел һәм кухня зонасы. Янәшәдәге территориядә спорт мәйданчыгы һәм парковка урнашкан.

Оксана Лут студентлар өчен заманча инфраструктура булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. 

 – Роботлаштыру, автоматлаштыру һәм ясалма интеллект гасырына карамастан, агросәнәгать комплексы кешеләрдән башка була алмый. Безгә авыл хуҗалыгына ышанган, бу тармакның мөһимлеген аңлаган кадрлар, яшь белгечләр кирәк. Һәм әлбәттә, студентларны укыту һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Бүген без бу искиткеч тулай торакны ачабыз. Барыгызны да шушы вакыйга белән котлыйм, –  дип мөрәҗәгать итте министр тантанада катнашучыларга.

 – Безнең аграр университетның инфраструктурасы, фәнни базасы, укытучылар составы бик яхшы. Әмма яшәү урыннары булмаса, агросәнәгать комплексы алдында торган бурычларны хәл итү кыен булачак. Мин үзем, бу югары уку йорты студенты буларак, биш ел тулай торакта яшәдем. Бүген без иң уңайлы шартлар тудырылган яңа студентлар йортын ачабыз,  – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

2025 елның 1 сентябренә кабул итү планын үтәү фаразын исәпкә алып, университетта югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча 8,5 меңнән артык студент, шул исәптән 600дән артык чит ил гражданы белем алачак. Белгечләр әзерләү 11 эре белгечлек төркеме буенча алып барыла. Агрономия, агроинженерия, ветеринария, зоотехния, икътисад, урман хуҗалыгы һ.б. өлкәләрдә уңышлы фәнни-тикшеренү эшләре җайга салынган. 8 фәнни мәктәп эшли, тикшеренүчеләр эшләнмәләре фәннең 12 тармагын үз эченә ала.

Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ