«Елмай» паркында Тукай әкиятләрен ком анимациясендә күрсәтәчәкләр
22 августта Казанның «Елмай» паркында уникаль музыкаль кичә узачак. Анда тамашачылар танылган әкиятләрнең сюжетлары белән танышачак
Программада – Габдулла Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле»се, Павел Бажовның «Көмеш тояк» әсәрләре геройларын сихри ком анимациясе җанландырачак.
Әкиятләрне опера җырчысы һәм нәфис сүз остасы Асия Мостафина укыячак. Ком анимациясен оста Ләлә Явкина тәкъдим итәчәк. Рус һәм татар авторларының музыкасы Илназ Дудкин җитәкчелегендәге «Идиллиум» оркестры башкаруында яңгыраячак. Бу хакта «Елмай» паркы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара «Әкият һәр нотада: гаилә белән сәнгать кичәләре» фестивале кысаларында узачак.
Башлана 19:30. Керү ирекле.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар