Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар
25 август 10.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Өзелгән җыр…» дип исемләнгән чара узачак. Бу хакта музей матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәтер көнендә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна һәм оныкчыгы Елизавета Малышевалар катнашачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары, «Муса Җәлил. Шагыйрь һәм Герой» документаль фильмы режиссеры Алексей Егорычев, «Җәлил» мюзиклы режиссеры Руслан Фәхрединов һәм башкалар чыгышы көтелә.
12.00 сәгатьтә 1 Май мәйданында, Муса Җәлил һәйкәле янында, митинг һәм чәчәк салу тантанасы булачак.
14.00 сәгатьтә 1 Май мәйданыннан «Җәлил Казанда» дип аталган җәяүле экскурсия башлана.
26 август 18.30 cәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (Павлюхин ур., 73), Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» Халыкара музыкаль-шигъри фестивале җиңүчеләренең концерты булачак.
Бу көн Татарстан Республикасында гына түгел Германиядә, Мәскәүдә, Оренбург өлкәсендә дә билгеләп үтелә. 81 ел элек, 1944 елның 25 августында Өченче рейхның II Империя суды карары нигезендә, Плетцензее төрмәсендә 11 татардан торган төркем җәзалап үтерелә. Мәңгелеккә калган исемнәр: Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Аларны фашистларга каршы пропаганда алып баруда һәм Германиянең хәрби куәтен җимерүдә гаепләделәр…
Фото: culture.ru
Комментарийлар