13 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Кытай һәм Россия спортчылары Казанда өстәл теннисы турнирында очрашачак
15 ноябрь көнне Казанда Кытай һәм Россия профессиональ уенчылары, шулай ук ике илнең рәсми затлары арасында өстәл теннисы буенча күргәзмә команда турниры узачак. Ярышлар «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы кысаларында уздырыла.
-
Татар киносы төрле илләрдә
14 ноябрьдә Саратов өлкәсендә Татарстан киносы көннәре старт ала. Энгельс шәһәрендәге «Синема 5» кинозалында өч фильм күрсәтеләчәк. Татарстан киносын быел Россиянең җиде төбәгендә карадылар, шулай ук чит илләрдә күрсәттеләр.
-
MOÑ мәйданчыгында «Самокат» нәшрияты эскизы күрсәтеләчәк
8 декабрь көнне 19:00 сәгатьтә MOÑ театр мәйданчыгында француз язучысы Даниэль Пеннакның «Как роман» эссесы буенча куелган спектакль эскизы күрсәтеләчәк. Ул «Самокат» нәшриятының «Они (не) читают» лабораториясе кысаларында тормышка ашырылган.
-
«Китапка икенче тормыш бүләк ит» хәйрия акциясенең җиңүчеләре билгеле
9 сентябрь – 31 октябрь көннәрендә «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясе узды. Нәтиҗәдә Татарстанның мәктәп китапханә фонды уку, фәнни-популяр, сәнгать, белешмә әдәбияты белән тулыланды. Акциягә мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә йомгак ясалды дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
-
Быел Казанда өченче тапкыр «ТАУ ФЕСТ» гаилә китап фестивале узачак
16–17 ноябрь көннәрендә «ТАУ ФЕСТ» гаилә китап фестивале узачак.