«Китапка икенче тормыш бүләк ит» хәйрия акциясенең җиңүчеләре билгеле
9 сентябрь – 31 октябрь көннәрендә «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясе узды. Нәтиҗәдә Татарстанның мәктәп китапханә фонды уку, фәнни-популяр, сәнгать, белешмә әдәбияты белән тулыланды. Акциягә мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә йомгак ясалды дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Конкурс кысаларында катнашучылар дүрт номинациядә ярыштылар. «Бүләк итүче иң яхшы район» номинациясендә: республикада 1 нче урынны Теләче районы алды; 2 нче урынны Азнакай районы; 3 нче урынны Әлмәт районы; «Бүләк итүче иң яхшы мәктәп» номинациясендә 1 нче урынга Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе чыкты; 2 нче урынны – Яшел Үзән районының М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицей; 3 нче урынга Лаеш районының Комлы Кавал авылында «Гармония» күп профильле лицее яулады.
«Бүләк итүче иң яхшы сыйныф» номинациясендә 1 нче урында – Питрәч районы 1 нче санлы мәктәбенең 6 нчы сыйныфы; 2 нче урында – Югары Ослан гимназиясенең 6 классы; 3 нче урында – Саба районы Шәмәрдән лицееның 3 нче сыйныфы.
«Оешмалар, шәхси затлар һәм ата-аналар арасында иң яхшы бүләк» номинациясендә 1 нче урынны Яр Чаллы шәһәре Үзәк шәһәр китапханәсенең милли туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Роза Хәмидуллина ; 2 нче урынны Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучысы Чулпан Шәймөхәммәтова; 3 нче урынны Казан шәһәренең Яңа Савин районы “Открытие” 107 нче гимназиясендә укучының әнисе Лилия Шанская алды.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар