Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Казанда өченче тапкыр «ТАУ ФЕСТ» гаилә китап фестивале узачак

16–17 ноябрь көннәрендә «ТАУ ФЕСТ» гаилә китап фестивале узачак.

Быел өченче тапкыр Казан шәһәренең «Московский» мәдәният үзәгендә (Ак.Королев ур., 47 йорт) «ТАУ ФЕСТ» гаилә китап фестивале узачак. Өченче ел инде фестиваль мәйданына Россиянең әйдәп баручы нәшриятлары, балалар һәм үсмерләр китаплары авторлары җыелачак. Китап ярминкәсе, интерактив чаралар, мастер-класслар, күңел ачу чаралары, фильмнар карау, конкурслар гына түгел, ә  китап авторлары, комикс осталары, иллюстраторлар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге дә әле бу.

Чарада катнашу бушлай, бары тик чараның  сайтында www.taufest.ru теркәлергә кирәк.

Фестивальнең эш вакыты:

16 ноябрь 11.00 –20.00

17 ноябрь 11.00–18.00

Фото: «ТАУ ФЕСТ» гаилә китап фестивале сайты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ