Мәгариф автор яңалыклары
-
Чиләбедә «КАНАТЛАР» дип аталган шигырь һәм моң кичәсе узды
28 сентябрь көнне Зәлия Әхтәмова белән Чиләбедә «КАНАТЛАР» дип аталган шигырь һәм моң кичәсе уздырдык дип хәбәр итә Чиләбедән Оксана Ильюп.
-
Октябрьдә Казансу яры буенда ачык очрашулар сериясе: программа
Октябрь аенда Казансу яры буенда экостанциядә бушлай чаралар сериясе узачак. Экостанция «УРАМ» экстрим-паркының футбол кырлары арасында яр буенда урнашкан.
-
Әхлаклы буын тәрбияләү
Кешелек дөньясы ничәмә-ничә гасырлар буе бәхетле тормыш төзү турында хыяллана. Күпчелек кешеләр, яшәү шартлары никадәр уңайлырак булса, тормыш шулкадәр бәхетлерәк була, дип уйлый. Бәхет эзләү дәверендә кешелек төрле иҗтимагый җәмгыятьләрдә яшәп карады. Ыруглык чорыннан башлап социализмга кадәр төрле баскычларны үтте, әмма берсендә дә теләгәненә ирешә алмады – бөтен халык та берьюлы бәхетле була алмады. «Һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хаҗәтенчә» дигән сүзнең тормышка ашмас хыял икәнлеге ачыкланды. Чөнки нәфеснең чиге юк, чиге булмаган нәрсәнең ахыргы ноктасына барып җитәргә тырышу – мәгънәсезлек. Бүген дә әле машинаның яхшырагын, фатирның, йортның затлырагын, уңайлырагын, компьютерларның камилен, эш коралларының җитештерүчәнрәген кулыбызга төшерсәк, бәхетле яшәрбез кебек.
-
Кешенең бәһасе ничек билгеләнә?
(Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе) Чулпан ШӘРИПОВА, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Илсур Һадиуллинның мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!
-
Казан Мэриясе татар теле укытучылары өчен чираттагы семинарын уздыра
Төп максат – татар теле укытучыларын һәм мәктәп директорларын регионнарда туган телне саклау тәҗрибәсе белән таныштыру.
-
Камал театры яңа бинасы территориясенең нинди булачагы билгеле
Театр каршында өчпочмак формасындагы зур булмаган мәйдан барлыкка киләчәк, Кабан күле ярында бакча җәеләчәк, ә яр буенда «театр урманы» әйләнәсендә «тамаша» зоналары ачылачак. Проектның архитектура формалары татар театр мәдәнияте элементларын хәтерләтәчәк. Бакчадагы җиһазлар театрның классик спектакльләре мотивлары буенча ясалачак. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институтында хәбәр иттеләр.
-
Тәрбиячеләр көне белән!
27 сентябрь Россиядә Тәрбиячеләр көне буларак билгеләнеп үтә.
-
Казан Мэриясе татар теле курсларын дәвам итә
7 октябрьдә Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылып килүче чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итте.
-
Наталья Гәрәева «Ел остасы» Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк
28 сентябрь Төмәндә «Ел остасы» урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсының финалы старт ала.
-
«Елмай» балалар паркы сәхнәсендә «Казан хәзинәсе» спектаклен күрсәтәчәкләр
27 сентябрь «Елмай» балалар паркында Карина һәм Дмитрий Булычевларның музыкаль театрыннан «Казан хәзинәсе» спектакле күрсәтеләчәк.
-
«Туфан самавыры»ның беренче кунагы – ТР мәгариф һәм министры Илсур ҺАДИУЛЛИН
«Туфан самавыры» туры эфирлар сериясе проекты «Гаилә һәм мәктәп» журналында дәвам итә!
-
Сез эш эзлисезме? Эш сезне эзлиме?
Әбием архивын актарып утыра. Журналист вакытында язылган берәр мәкаләсен тартып чыгара да: «Менә булган заманалар...» – дип куя.
-
«Россиянең ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсында Татарстанны Дарья Ольденбург тәкъдим итә
22 сентябрь – 5 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә «Россиянең ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы уза.
-
Бушлай сишәмбе! Музейларга бушлай керү көне
Айның беренче сишәмбесе – 1 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин!