ЯҢАЛЫКЛАР
-
Фатих Кәрими турында 10 кызыклы факт
XX гасыр башында татар зыялыларының күренекле вәкиле Фатих Кәрими – әдәбият, журналистика һәм татар иҗтимагый фикере үсешенә зур йогынты ясаган мәгърифәтче, галим. Педагог, тәрҗемәче, мөхәррир һәм язучы буларак татар тарихында тирән эз калдырган гыйлемле, кызыклы шәхес. Европа дәрәҗәсендә белем алган, татар милләтенең якты киләчәге өчен тырышкан әдипнең гомер азагы гына үкенечле.
-
Балалар һәм вируслар
Бала авырып китсә, уйлап та тормыйча, чиргә ОРВИ яки ОРЗ дип тамга сугабыз. Ә бит бу медицина терминнары арасында мөһим аерма бар. Дәвалау ысуллары да төрле. Мәсьәләгә Республика балалар клиник хастахнәсене табиб-педиатры Ольга ВАХЛАМОВА ачыклык кертә.
-
Приют – вакытлы куыш
Приют – социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларның вакытлыча сыену урыны. Приютларның эш үзенчәлекләре, дәүләт кочагындагы балалар язмышлары турында бу язма.
-
1 апрель ‒ беренче сыйныфка гариза тапшыру вакыты
1 апрельдән Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныф өчен гаризалар кабул итү башланачак.
-
«Калеб. Яңа сулыш»
31 мартта Камал театрында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак.
-
Исемең кемнәр куйган, Рәйхан?
Сәхнә яшь, чибәрләрне үз итә. Бу исбатланган хөкем дияр идем. Сәнгать шатлыгы, яшәү дәрте бирүдән тыш, яшь артист телнең аһәңен дә дөрес җиткерүче булса, икеләтә куанычлы. Театр сәхнәсендә җырлы образлары һәм тел тәмен тоеп сөйләве белән Рәйхан Габдуллина күпләрнең күз уңындадыр. Театр актёрлары династиясен лаеклы дәвам итүе ягыннан да аерылып тора әле ул. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында инде бишенче сезонын иҗат итүче өметле, талантлы артист «Нәселем силсиләсе»ндә үзенең данлыклы әби-бабасы һәм әти-әнисе, гаилә кыйммәтләре хакында бәян итә.
-
Күңелләргә матурлык өләшүче галим. КФУда Фоат Галимуллинның юбилеен билгеләп уздылар
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллинга 85 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәп укучылары өчен грантлар
Татарстанның 5–11 нче сыйныф укучылары математика, физика яки химия өлкәсендәге уңышлары өчен 50 мең сумлык грантлар ала алачак. Бу хакта Талантлар университеты җитәкчесе Аделя Әхмәтова хәбәр итте.
-
Ханнановлар гаиләсе: «Кем ошады, шуны ияртеп кайттым түгел!»
Гаилә төшенчәсен һәр кеше үзенчә аңлый. Бер казанга ике тәкә башы сыямы, юкмы? Халык мәкале «сыймый» ди. Ир белән хатын – игезәк җан, дип тә әйтәләр. Бер үк һөнәргә тугры булган ир белән хатын гаиләсендә дә шулай микән? Бүген сезне укытучылар тандемы, укытучылар гаиләсе белән якыннанрак таныштырырга ниятләдек.
-
Түбән Каманың «Сөембикә» балалар бакчасы Тукай варисларын бәйгегә дәшә
Быел Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасында “Мин – Тукай варисы” дип исемләнгән мөһим эчтәлекле, әһәмиятле бәйгене унбишенче мәртәбә уздыралар.
-
Коллегабызга мактаулы исем тапшырылды
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең коллегабыз Мөршидә Кыямова да бар иде.
-
«Ел укытучысы - 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уңышлы узды. Фоторепортаж
«Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына нәтиҗәләр ясалды.
-
«Ел укытучысы – 2026»: Бердәм команда уңышы
Татарстан педагоглары «Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында быел 7 номинациядә көч сынашты. Алар арасында чыгыш ясаган «Туган телдә тәрбия һәм укыту төркеме» тәрбиячеләре аерым игътибарга лаек. Анда Казандагы 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева җиңүче булды.
-
КФУда галимә Әлфия Юсупованың гомер бәйрәмен билгеләп уздылар
Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында танылган галимә, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупованың юбилеен зурлап билгеләп үттеләр.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда БДИдагы видеокүзәтүгә 44,6 млн сум бүлеп бирәчәкләр
Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын оештыруга 44,6 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүматка караганда, акча видеокүзәтү хезмәтләре өчен юнәлтеләчәк. Бу хакта «Вести Татарстана» сайты хәбәр итә.




