Ирада Аюпова: «Дәүләт мәдәни кыйммәтләргә ихтыяҗ тәрбияләргә тиеш»
Татарстан мәдәният министры Ирада Аюпова журналистлар һәм блогерлар белән очрашуда бүгенге мәдәниятнең җәмгыятьтәге урыны, театрларның репертуар сәясәте, традицион мәдәниятнең заман белән бәйләнеше һәм мәдәни кыйммәтләргә ихтыяҗ тәрбияләү турында сөйләде.
Министр журналистлар белән очрашуны рәсми сөйләшүдән бигрәк, иркен аралашу рәвешендә үткәрергә теләвен әйтте. “Кешечә? Күзгә-күз карап аралашасы килә. Чынлыкта, тормышта кешеләр ихлас аралашудан читләшә башлады”,–диде ул.
Мәдәният – социаль өлкә генә түгел
Очрашуда сүз җәмгыятьтәге куллану мәдәнияте, рухи кыйммәтләр һәм кешенең мәдәни ихтыяҗлары турында да барды. Ирада ханым фикеренчә, мәдәниятне бары тик социаль өлкә, ягъни дәүләт гарантияләре системасы буларак кына кабул итәргә ярамый. Аның сүзләренчә, хәзер Татарстанда мәдәниятне кеше капиталын үстерү чарасы һәм инвестиция сәясәтенең бер өлеше буларак карау мөһим.
«Киләчәктә без хезмәт ресурсларының сыйфаты өчен көрәшәчәкбез», – дип билгеләп үтте ул.
Аюпова шулай ук белем һәм мәдәниятнең инвестицияләр өчен җәлеп итүчәнлеккә йогынтысын искәртте. Аның фикеренчә, җәмгыятьтә сыйфатлы мәдәни контентка ихтыяҗ һәм аны шәхес үсеше коралы буларак кабул итү мөһим.
«Традицион мәдәниятне консервацияләргә ярамый»
Традицион мәдәният турында сөйләгәндә, министр аны үзгәрешсез саклап кую яклы түгеллегенә дә басым ясады.
«Материал булмаган мирас консервацияләнергә тиеш» дигән фикер белән килешмәвен белдереп, Аюпова дөньяның үзгәрүен, шуңа күрә традицион мәдәниятнең дә заман чынбарлыгына һәм җәмгыять ихтыяҗларына яраклаша белергә тиешлеген җиткерде. «Безнең музыкаль мәдәният биш гасыр элек тә бүгенгедәй булганмы?» – дип сорау куйды министр. Аның фикеренчә, мәдәни мирасны саклау белән бергә аның бүгенге кешегә дә аңлаешлы һәм кирәкле булуы мөһим.
Театрга яңа тамашачы килә
Очрашуда театрларның репертуары һәм тамашачы зәвыгы да киң фикер алышу темасына әверелде. Шулай ук министр сәнгатьнең төрле юнәлешләре белән дә кызыксынуын белдереп, балаларны да кечкенәдән матур сәнгать әсәрләре үрнәгендә тәрбияләү зарурияте барлыгын раслады.
Министр билгеләп үткәнчә, театрга билетларны хәзер тамашачы еш кына алдан ук түгел, ә спектакль куелыр алдыннан сатып ала. Бу мәдәни ялны алдан планлаштыру вакытының кыскаруын күрсәтә. Аюпова классик татар театрының озак еллар өлкән буын тамашачысына юнәлтелеп эшләвен искәртте. Әмма бүген театрга башка мохиттә үскән, мәдәни гадәтләре үзгә булган яшь буын килә.
Шуңа күрә, министр фикеренчә, театрлар яңа тамашачы өчен дә кызыклы һәм кирәкле контент булдырырга тиеш. Спектакльләр коммерция ягыннан уңышлы булырга мөмкин, әмма театр репертуарында имидж өчен әһәмиятле проектлар да булырга тиеш. Әңгәмә ахырында Ирада Аюпова мәдәниятнең җәмгыятьтәге роленә карата позициясен ачык итеп белдерде: «Дәүләт мәдәни кыйммәтләргә ихтыяҗ тәрбияләргә тиеш», – диде Татарстан мәдәният министры.
Фото: ТР мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар