«Яшьләр вакыты» фестивале узачак
18 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге каршында «Яшьләр вакыты» фестивале узачак.
Чараның хедлайнеры – «The Hatters» төркеме.
Федераль хедлайнердан тыш, фестивальдә локаль сәхнә артистлары чыгыш ясаячак. Алар арасында DJ Антон Абрамов, АлияНур, Илгиз Шәйхразиев һәм Марат Яруллин бар.
Фестиваль программасында шулай ук лекорий, яшьләр һәм студентлар берләшмәләре күргәзмәсе, Татарстан предприятиеләре катнашындагы карьера зонасы, социаль һәм яшьләр проектларын тәкъдим итү, спорт һәм интерактив активлык.
Фото: Татар-информ





Комментарийлар