Сайлау көннәрендә Татарстан мәктәпләрендә дәресләр башка форматта узачак
18 һәм 19 сентябрьдә сайлау комиссияләре урнашкан мәгариф оешмаларында уку процессы башка форматта оештырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Укучылар өчен музейларда дәресләр, ачык һавада чаралар, ресурс үзәкләрендә һәм көллиятләр, югары уку йортлары лабораторияләрендә шөгыльләр үткәреләчәк. Шулай ук профильле предприятиеләргә экскурсияләр, һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар оештырылачак.
Сайлау участоклары урнашкан балалар бакчалары 18 һәм 19 сентябрьдә эшләмәячәк. Бу көннәрдә балалар өчен якындагы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында дежур төркемнәре эшләячәк.





Комментарийлар