Логотип Магариф уку
Цитата:

Ватан турындагы идеяләр

Укыту-тәрбия барышында балалар, Ватан турындагы бөек идеяләр белән рухланып, үзләренең күз алдында эшләнгән бар нәрсәне чын йөрәктән кабул итә, элек сизенмәгән нәрсәләрне дә сизеп ала. Аларның дөньяны патриотик рухта танып белүләре – ясалмалылык түгел, ә чын йөрәктән борчылу, ныклап торып кайгыртуга әйләнә.

Наил ФАЗЫЛОВ
Казандагы 155 нче гимназия директоры, 
югары квалификация категорияле 
география укытучысы

 

Ил өчен нәрсә эшләдең? 
Мәһабәт Ватан идеясен аңлау һәм тою аша дулкынлану кичермәгән кеше туган авылын, туган шәһәрен, үз Туган иленең бер кисәге итеп күрә алмый. Аңарда Ватанын мәһабәт итәр өчен, берәр нәрсә эшләргә кирәк дигән кайнар ихтыяҗ юк. Гимназияне җитәкләгән педагог буларак, шуны әйтә алам: теге яки бу эшнең тәрбияви әһәмиятенә бәя биргәндә, безнең коллектив иң элек хезмәт эшчәнлегенең нәрсәдә булуын исәпкә ала. Әхлак тәрбиясенең нәтиҗәлелеген без шунда күрәбез. Яшьлегенең беренче елларында баланың Туган илен куәтле, гүзәл, бәхетле итеп күрергә теләве аермачык рәвештә хезмәттә тәрбияләнә. Патриотик бурыч формалашу чыганагы бары тик шунда туа. Балалык елларында ул никадәр ачыграк чагылса, җитлегү елларында барлык теләкләр дә шулкадәр яктыра бара. 

Китапханә байлыгы
В.Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, хәзергене аңларга һәм киләчәккә күз салырга ярдәм итсен өчен, балалык елларында нәкъ менә тарихны белү кирәк. Тарихи яктан белемле булу – үз-үзеңә әхлакый тәрбия бирү юлында әһәмиятле баскыч. Кеше Ватан алдындагы бурыч хисен үз халкының үткән юлыннан күңеле белән кабат узып, үзен халыкның бер кисәге итеп күреп, тоеп, Туган ил язмышы турында уйланган сәгатьләрендәге кебек беркайчан да шулай тирән кичерми. Безнең гимназия китапханәсе нәкъ шул юнәлештә эш алып бара. Китапханә бүлмәсе – яшүсмерләргә уйлану һәм фикерләү өчен фәнни чыганак. Укучылар китапханәдәге Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны яратып укый. Алар тарих сулышын тоеп тора. Ветераннарның күзләрендә яшь кипмәгән әле. Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен ятып калган миллионлаган геройларның каны аталар һәм аналарның, энеләр һәм сеңелләрнең күкрәгенә, аларның яшь йөрәкләренә шакый. Әле дә булса бик күп геройларның каберләре табылмаган. Ватанының җанын-тәнен газаплаган, теткәләгән җинаятьче-фашистларның, ата-бабалар җирен сатып, дошман ялчысына әверелгән хыянәтчеләрнең күбесе җәзага тартылмаган. Мин һәр яшүсмернең, халкыбыз тарихының шул бөеклегенә күтәрелеп, безгә кемнәр янаганына һәм өлкән буыннарның нәрсәне саклап калуларына төшенүләрен һәм шуннан чыгып бурыч хисен тирәнрәк кичерүләре турында кайгыртам. Гимназия укучылары, туган як халкының Бөек Ватан сугышында катнашулары турында материал җыя.
Шул идеяләрне аңлау һәм кичерүдә яшүсмерләр алдында үткән белән хәзергене бәйли торган меңнәрчә җепләр ачыла да инде. Бурыч хисе ул – вөждан тавышы, кешенең үз җәмгыятенә, халкына тирәнтен шәхси мөнәсәбәте. Балалар үзләренә ышанып тапшырылган, саргаеп беткән фоторәсемнәрне гимназиягә бәя биреп бетергесез байлык итеп китереп бирә. Алар геройларның портретларын әзерли һәм аларны үзләре үк китапханәгә куя, Бөек Ватан сугышы турындагы бөтен материалларны шунда саклый. Үсмерләрнең сугышта ятып калган бабаларының портретлары хөрмәтле урында тора. Яшь эзтабарлар сугыш батырларын эзләү белән рухлана. Ватанны фашист илбасарлардан азат итү сугышларында катнашучы ветераннарның сүзләре дә кадерле тамчылар шикелле җыела бара һәм язып алына. Яшүсмер күбрәк эзләгән саен, туган җирнең баерак булуына, күбрәк рухи һәм физик көч куйган саен, дөньяны патриотик танып белүе тагын да сизгерләнә бара.

Ватан иреге хакына
Бүгенге катлаулы чорда укучыларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләү бигрәк тә әһәмиятле. Мин дәрестә балаларга Бөек Ватан сугышы чорындагы бер эпизодны сөйләдем.
«1941 елның көзендә, фашистлар оккупациясе вакытында бер зур фаҗига була. Күп кан түгелгән урын була инде ул. Бер колхозның җиләк-җимеш бакчасын кисеп, фашистлар хәрби әсирләр өчен лагерь төзегән. Чәнечкеле тимерчыбык артында, ачык һавада Совет армиясенең җәрәхәтләнгән, ач, ялангач 6 мең сугышчысы һәм офицеры үлемгә хөкем ителә. Аларга су бирмиләр, көзге салкын төннәрдә алар җир өстендәге бәсне җыялар, үлән ашыйлар. Көн саен дистәләрчә хәрби әсирләр вафат була. Ерткычларча кансызлык күрсәтеп, фашистлар әсирләрнең барысының да үлеп бетүен көтә. Ә соңыннан аларга, лагерь белән янәшә авиабомбалар складын шартлатканнар һәм совет гаскәрләре үз кешеләре өстенә самолётлардан бомбалар ташлаганнар, дигән гаеп тагарга уйлыйлар. Совет патриотлары исә лагерьда яшерен оешма төзи, бу оешма күмәкләшеп качуны оештыра. Яңгырлы төн. Үзәккә үткеч салкын җил исә. Меңнәрчә кешеләр ачык һавада калтыранып тора. Шул төнне бер төркем сугышчылар һәм офицерлар 20 урында чәнечкеле тимерчыбыкка таба шуышып китә. Алар үз теләкләре белән үлемгә бара, тимерчыбыкка капланып, хәрби әсирләрне үз гәүдәләре аша иреккә уздыра. Шул төндә колхозчылар дүрт меңнән артык сугышчыга сыеныр урын бирә. Аларны гестапочылар да, сатлык җан полицейскийлар да таба алмый. Үлемгә хөкем ителгән дүрт мең сугышчы, яңадан Совет армиясе сафларына басып, дошманга каршы аяусыз көрәшә.
Әгәр кышкы салкын иртәдә 19 яшьлек Александр Матросов дошман пулемётына ташланып, сугышчан дусларының юлын пулялардан күкрәге белән капламаган булса, әгәр Николай Гастелло ялкын чорнап алган самолётын дошман танклары өстенә юнәлтмәгән булса, әгәр Иделдән алып Эльбага кадәр меңнәрчә геройларның каны түгелмәгән булса, чәчәккә күмелгән бакчалар да, бал кортлары гөжләве дә, аналарның ягымлы җыры да, аларның борчылып сезнең өстегезгә юрган япкан вакытындагы тәмле таң йокысы да – боларның берсе дә булмас иде».
Ватаныбызның бүгенге матурлыгына әнә шундый фикер салынырга тиеш. Бу фикерне без балалар аңына, алар нәкъ менә тормыш шатлыгын кичергән минутларда җиткерү кирәк. Без үз Ватаныбызның иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән сугышчыларының батырлыгы хакында балаларга даими рәвештә сөйләргә тиешбез.

Яшәү шатлыгы 
Яшәү шатлыгы – шәхес үзаңының иң ачык гәүдәләнеше генә түгел, бәлки баланың әйләнә-тирә дөньяны бәяләве, үз тирәсендә күргәннәренә актив мөнәсәбәте дә ул. Безнең җәмгыятьтә тормыш логикасы шундый: әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы тәрбияләнүчеләребез өчен балалык шатлыгының  яшәү чыганакларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә тәрбияче һәр чәчәкнең, һәр үлән сабагының баланы шатландыруына ирешергә тиеш. Яшәү шатлыгы – баланың өлкән буыннардан алган ләззәтләр комплексы ул. Бала өчен әйләнә-тирә дөнья, Ватан иреге һәм бәйсезлеге өчен ата-бабаларыбыз түккән тир, кан, күз яшьләрен күргәндә һәм тойганда гына кадерле. Шул вакытта гына яшәү шатлыгы Ватан хисләре белән бергә кушыла. Яшәү шатлыгы белән, матурлык яулап алган кешеләр алдында бурычлы булу хисе бергә кушылганда гына, Ватан идеясе нык хөрмәткә ия була. 

Әдәбият:
1.    Божович Л.И. Личность и её формирование в детском возрасте / Л.И. Божович. – М.: Просвещение, 1968. – 247 с. 
2.    Сухомлинский В.А. Проблемы воспитания всесторонне развитой личности / В.А. Сухомлинский. ─ М.: Просвещение, 1999. – 167 с. 
3.    Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2005. – 848 б. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ