Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яшь галимнәр өчен премияләр күләме арттырылды

Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү максатыннан премияләренең саны һәм күләме арттырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Хәзер ел саен 12 премия урынына 40 премия биреләчәк. Акчалата бүләкләүнең күләме 44 мең сумнан 138,2 мең сумга кадәр арттырылачак.

Премияләр бирелә торган юнәлешләр саны 20 гә кадәр артачак. Һәр юнәлештә ике лауреат билгеләнәчәк. 

Премия юнәлешләре: математика; физика һәм астрономия; химия, химик технология һәм нефть химиясе; фәнни әһәмиятле машина төзелеше: технологик продуктларның яңа типлары; мәгълүмати-коммуникация технологияләре, җиһазлар һәм мәгълүматны саклау; геология, геофизика, геохимия һәм тау фәннәре; табигатьтән рациональ файдалану, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау; география һәм атмосфера физикасы; энергетика, энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия ресурсларын саклау технологияләре; архитектура һәм төзелеш; медицина; физиология, сәламәтлек саклау; авыл хуҗалыгы фәннәре һәм ветеринария; биология һәм биотехнологияләр; тарих һәм археология; философия, социология һәм хокук; икътисад һәм идарә; Татарстан Республикасы халыкларының телләре һәм мәдәнияте; педагогика һәм психология; фәнни һәм гамәли әһәмияттәге җиһазлар, методикалар, технологияләр һәм яңа фәнни-техник продукция булдыру.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ