Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгарифтә яңа сулыш» форумына 100 дән артык мөгаллим җыелды

28 октябрь көнне «Мәгариф» редакциясенең «Эмоциональная перезагрузка» – «Мәгарифтә яңа сулыш» форумы узды. Анда Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 100 дән артык мөгаллим катнашты.

Форумда «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков:

— «Мәгариф» журналы укыту системасы, яңалык эзләү,  укытучыларга ярдәм итү кебек рольләрне башкара, – дип ассызыклап үтте.

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова 100 ел элек нәшер ителгән «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналын укытучыларга күрсәтеп узды.

Чарада мөхтәрәм кунаклар — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова, Туган (татар) тел укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Рузилә Фәттахова «Мәгариф» журналының бай тарихлы басма икәненә басым ясадылар, укытучылар өчен файдалы журнал икәнен ассызыкладылар.

Чарада мәгарифнең актуаль мәсьәләләре каралды.

Форумда һөнәри аралашуга игътибар бирелде. Катнашучылар «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары яктырткан темалар, рубрикалар белән якыннан таныша алды. Шулай итеп, алар журналларга материал язу тәртибе турында белделәр.

Чараның икенче өлеше психологик практикумны үз эченә алды.

 – Филология фәннәре кандидаты Айгөл Ханова «Билингвизм һәм когнитив резерв: заманча тикшеренүләргә күзәтү» темасына лекция укыды.

 – Азнакай шәһәре гимназиясенең инновацион эшләр буенча директор урынбасары Чулпан Ибраһимова «Мәгарифтә Пигмалион эффекты» буенча мастер-класс күрсәтте.

 –  ТР Мәгарифне үстерү институтының психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Мәдинә Солтанова «күңел тынычлыгы» тренингы оештырды.Чара азагында журналларга язылучылар арасында бүләкләр лотерея форматында уйнатылды.

Форумда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ