Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле
Быел олимпиада, Россиянең 28 төбәгеннән 500 дән артык укучы һәм Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Әзербайҗан командаларын үзенә җыйды.
Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды.
Быел олимпиада, Россиянең 28 төбәгеннән 500 дән артык укучы һәм Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Әзербайҗан командаларын үзенә җыйды.
Берничә көн дәвамында алар язма һәм телдән сөйләмдә үз осталыкларын күрсәтте, татар халкының милли үзенчәлеге, тарихы, мәдәни мирасыны бәйле темаларга үз проектларын тәкъдим итте.
Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова тәбрикләде.
- Без ел саен шулай җыелабыз икән, димәк, телебезнең киләчәге бар дигән сүз. Бу – кемгәдер күрсәтү өчен үткәрелми, биредә балалар үзләренең белемнәрен, сыйфатларын күрсәтеп, аны исбатлый алалар, – дип сөйләде Илсур Һадиуллин.
Казандагы «Адымнар» күп телле белем бирү комплексының укучысы Ильяс Гарипов, Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре 84нче татар гимназиясе укучысы Элина Әхмәтҗанова һәм Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә яшәүче Мадияр Насыров Гран-прига ия булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Альберт Сабир фотолары
Комментарийлар