«Акыллы уеннар» чемпионаты узды
Бүген Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында «Акыллы Уеннар» программасы буенча икенче республикакүләм чемпионат узды.
Проект «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән гамәлгә куела.
«Киләчәгебзне үз кулына алырдай шундый өметле балалар, уйлый, фикерли белә торган, илен, әти-әнисен, ватанын, туган җирен сөя, үз милләтенең кадерен белә торган яңа буынның әлеге фестиваль-проект аша формалашуы бик сөенечле. Заман ихтыяҗы бу», – дип ассызыклады чараның ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.
Дөньяда аналогы булмаган әлеге республика программасын ун төрле уеннан тора. Аларның төзүче авторлар – «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре методистлары. Бүгенге көндә «Акыллы уеннар»республиканың 150 балалар бакчасына таратылган. Материалны балаларга тәкъдим итәр алдыннан тәрбиячеләр махсус уку да узган. Димәк, «Акыллы Уеннар» чемпионаты бер көнлек кенә чара түгел, ә бер ел дәвамында шушы программа буенча укыткан балалар бакчаларының зур хезмәте дә ул. Еллык тырышлыкка нәтиҗә ясадылар дип билгеләп үтте «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре җитәкчесе Альбина Насырова. «Бәйгенең актуальлеге күз алдында.Чемпионатка 800 кунак килде, 250 бала катнашты. Алар - республиканың 43 районы һәм шәһәрләреннән махсус шушы чемпионатка җыелган балалар. Фестивальнең төп максаты – татар телен үстерү. «Акыллы уеннар»ны уйнап, татарча сөйләм телен генә түгел, фикерләү сәләтен дә үстерсеннәр иде. Әлеге бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел артыр дигән өметтә калабыз», – диде ул.
Әлеге уеннарның төп үзенчәлеге аларның татар телендә булуында гына түгел, хәтта уйнау процессының татарча үтүендә ди белгечләр. Автор-методист Гүзәл Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, быелгы бәйгедә моңа аеруча игътибар биргәннәр, балалар янында махсус тәрбиячеләр җавапларны фәкать татар телендә генә кабул иткән. «Әлеге программа берьюлы берничә компонетны үстерүгә юнәлтелгән. Бу беренче чиратта хәтер, игътибарлылык, фикер йөртү, күзаллау, ягъни әйләнә-тирәне кабул итүнең төрле яклап үстерү. Икенчедән, балаларны кечкенәдән командада эшләргә өйрәтү. Бүгенге көндә коммуникацияләр төзү тормыш күнекмәләреннән иң кирәклесе. Шулай ук креативлыкны үстерү. Уеннар төрле, моңа өстәп, һәр уен эчендә берничә уен бар. Әмма әлеге уенның иң мөһим компоненты ул – татар телендә аралаша белү. Чарада катнашучы һәр педагог үз балалапр бакчасында әлеге программаны фәкать татар телендә генә алып бара», – диде ул. «Бала-Сити» балалар бакчасында исә бу программаны өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә гамәлгә ашыралар икән. Гүзәл Зәкәрия кызы сүзләренчә әлеге проект белән чит илләрдә дә кызыксына башлаганнар. Узган ел, мәсәлән, Малайзия белгечләре белеп алып, үзләрендә дә шушы методиканы куллану мөмкинлеген сорашканнар. Баксаң, «Акыллы уеннар»ны дөньяның төрле телләренә яраклаштырырга мөмкин, ә менә өй шартларында уйнауның нечкәлекләре бар диде белгеч. Республика балалар бакчаларында балаларны төрле яклап үстерүне максат итеп куйган әлеге республика проектын сатуга чыгарырга ниятләмиләр. Икенчедән, программа шактый катлаулы һәм аны белемле педагоглар гына өйрәтергә тиеш дигән фикердә торалар, юкса, нәтиҗәсе булмаячак. Уеннарны балалар арасында, командада, уйнау мөһим. Соңгысы балала сәламәт көндәшлекнең нәрсә икәнлеген аңлау максатыннан гына түгел, кызыксынуны арттыру өчен дә.
Фото: Булат Җиһаншин
Комментарийлар