23 октябрь 2026 яңалыклары
-
Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчасын билгелиячәкләр
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты конкурсына гаризалар кабул итү башланды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Быел республиканың 37 муниципаль берәмлектән 42 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашу өчен гариза тапшырган.
-
Татарстан эзтабарлары Идел буе федераль округы слетында беренче урын яулады
Татарстан командасы Түбән Новгород өлкәсендә узган «Беркем дә онытылмый» («Никто не забыт») эзтабарлар отрядларының XII округ слетында гомумкоманда зачетында беренче урын алды. Слетның 12 еллык тарихында республика командасы беренче тапкыр җиңүче булды. 2027 елда округ проектының финалы Татарстанда узачак.




