19 июнь 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Көллиятләргә кабул итү башланды
20 июньдә Татарстанда рәсми рәвештә һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итү башлана. Быел абитуриентларга 99 көллият һәм техникум үзләренең белем бирү программаларын тәкъдим итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә урак өсте
Тарих, әдәбият, рус теле, химия буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле булды. Республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, химиядән БДИны 2394 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды (2025 елда – 2154), уртача балл 66,88 (2025 елда – 69,43) тәшкил итте. Йөз балл җыючылар саны – 67 (2,80%) (2025 елда – 114). 36 баллык минималь чикне 205 укучы (8,56%) үтә алмады.
-
«Киләчәккә билет»
Татарстан уку йортлары «Киләчәккә билет» бердәм һөнәри юнәлеш бирү моделе платформасында теркәлүне дәвам итә.
-
Ясалма фәһем түгәрәге өчен бердәм түләү
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ясалма фәһем буенча түгәрәкләр алып барган өчен түләүләр билгеләнгән укытучылар исемлеген раслады.




