14 май 2026 яңалыклары
-
2028 елдан тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарихтан мәҗбүри имтихан кертелә
2028 елдан башлап тугызынчы сыйныф укучылары тарихтан телдән имтихан тапшырачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Намазлыклар җыела
Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияты музеенда «Татар намазлыгы» дип аталган күргәзмә оештыру планлаштырыла. Күргәзмә өчен халыктан экспонатлар – әби-бабайларыбыз истәлеге булып сакланган татар намазлыклары җыела.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казан Кремле диварларында ут шоуы
16 майга кадәр Казан Кремлендә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында ут шоуы узачак.
-
Ольга Любимова «Казанфорум» мәдәни программасын ачты
Г. Камал театрында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында Мариин театрының «Шопениана» һәм «Шәхрезада» бер актлы балетлар кичәсе узды. Чарада Россия мәдәният министры Ольга Любимова да катнашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




