30 декабрь 2025 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Энергетиклар сатуны тыялар
Татарстанда рәсми рәвештә җәмәгать урыннарында энергетиклар сатуны тыйдылар.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Россия гербында үзгәреш
«Россия Федерациясе Дәүләт гербы турындагы» канунга үзгәрешләр кертелде. 29 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин РФ гербында таҗлар һәм держава өстендә тәреләр булуны беркетүче канунга кул куйды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
ЭКОлидерлар бүләкләнде
Казанда «ЭКОлидер – 2025» республика бәйгесенең финалистларын бүләкләделәр. Чарада Татарстанның мәтәпкәчә белем бирү оешмалары коллективлары һәм мөгаллимнәре катнашты. Бәйге Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырыла. Ул әйләнә-тирә мохитне һәм экологик иминлекне тәэмин итү максатын күздә тота.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Тәмте авылында күпбалалы гаиләләрнең җир кишәрлекләре инфраструктура белән тәэмин ителәчәк
Кама Тамагы районы Тәмте авылында күпбалалы гаиләләрнең җир кишәрлекләре коммуналь һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта «Реальное время» хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Елның соңгы көне кыскармый
Быел 30 декабрь кыска эш көне булмаячак.
-
Татарстанда төп дәүләт имтиханын гадиләштереп тапшыру эксперименты башлана
Татарстан төп дәүләт имтиханын гадиләштерелгән тәртиптә тапшыру буенча пилот төбәкләрнең берсе итеп билгеләнде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган тиешле документ рәсми хокукый актлар порталында басылган.
-
Бүген Татарстанда һава температурасы -12 градуска кадәр төшәчәк
Бүген Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә «Реальное время» газетасы. Иртән республиканың аерым төбәкләрендә томан төшүе дә ихтмал.




