Бүген Татарстанда һава температурасы -12 градуска кадәр төшәчәк
Бүген Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә «Реальное время» газетасы. Иртән республиканың аерым төбәкләрендә томан төшүе дә ихтмал.
Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 5–10 метр, урыны белән 13 метрга кадәр көчәячәк. Иртә белән һава температурасы якынча -9 градус тәшкил итәчәк, ә көндез -7дән -12 градуска кадәр салкынайтачак.
Юлларда бозлавык саклана, шуңа күрә машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә аеруча сак булу сорала.
Автор фотосы





Комментарийлар