Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда төп дәүләт имтиханын гадиләштереп тапшыру эксперименты башлана

Татарстан төп дәүләт имтиханын гадиләштерелгән тәртиптә тапшыру буенча пилот төбәкләрнең берсе итеп билгеләнде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган тиешле документ рәсми хокукый актлар порталында басылган.

Әлеге эксперимент төп дәүләт имтиханын үткәрүнең махсус тәртибен күздә тота. Яңа кагыйдәләр нигезендә укучылар элек мәҗбүри булган дүрт фән урынына бары тик ике предмет — рус теле һәм математика гына тапшырачак.

Пилот проекты 9 сыйныфны тәмамлап, колледж һәм техникумга укырга керергә җыенучы укучыларга юнәлдерелгән.

Эксперименталь режим 2029 елга кадәр гамәлдә булачак. Бу яңалык укучыларга имтихан йөкләмәсен киметергә һәм төп фәннәр буенча белем дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәр дип көтелә.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ