8 декабрь 2025 яңалыклары
-
Яшь географларның X Республика турниры узды
6-7 декабрь көннәрендә Казанда яшь географларның X турниры узды. Анда 60 тан артык укучы — Татарстанның тугыз районыннан һәм Казаннан 14 команда чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
-
«Игелекле Татарстан» премиясе
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә волонетлык өлкәсендә «2025 елда Игелекле Татарстан» («Добрый Татарстан 2025 года») премиясе турында сөйләштеләр.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
2026 елга төп дәүләт имтиханы даталары расланды
РФ Мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 07.11.2025 № 799/1905 боерыгы нигезендә төп дәүләт имтиханы 3 чорда узачак: алдан тапшыру (21 апрельдән 18 майга кадәр), төп (2 июньнән 6 июльгә кадәр) һәм өстәмә (3 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр). Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
2026 елга БДИ даталары расланды
РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) 2026 елга Бердәм дәүләт имтиханы даталарын раслады. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.




