Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь географларның X республика турниры узды

6–7 декабрь көннәрендә Казанда яшь географларның X турниры узды. Анда 60 тан артык укучы — Татарстанның тугыз районыннан һәм Казаннан 14 команда чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Яшь географлар картография, демография, ориентлашу, табигый зоналар, икътисади география, климат һәм табигый процессларны анализлау һәм башка мәсьәләләр буенча биремнәрне чиштеләр.

«Сеньорлар» лигасы нәтиҗәләре:
–1  нче урын – Казанның 131 нче лицееннан SiO2 командасы.
– 2  нче урын –  Апас районыннан «Азимут» командасы.
– 3  нче урын –  Алексеевск районыннан «Эверест» һәм Бөгелмә районыннан «Геогремлены» командалары.

.
«Юниорлар» лигасы нәтиҗәләре:
– 1 нче урын –  Казанның 83 нче лицееннан «Горизонт» командасы.
– 2 нче урын –  Казанның 170 нче лицееннан Gaudentes nani һәм Азнакай районының «Трап буенча өскә» җыелма командалары.
– 3 нче  урын –  Менделеевск районыннан «Аурум һәм Казанның 27 нче гимназиясеннән «Каустобиолиты» командалары.

Предмет олимпиадаларын оештыру «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры килә. 

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ