2026 нчы елга БДИ даталары расланды
РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) 2026 нчы елга Бердәм дәүләт имтиханы даталарын раслады. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ Мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 07.11.2025 № 798/1904 боерыгы нигезендә БДИның алдан тапшыру этабы – 20 марттан 20 апрельгә кадәр, төп чоры – 1 июньнән 9 июльгә кадәр, өстәмә чоры – 4 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр узачак.
Төп чор даталары:
- 1 июнь – тарих, әдәбият, химия;
- 4 июнь – рус теле;
- 8 июнь – математика (база һәм профиль дәрәҗәләре) ;
- 11 июнь – җәмгыять белеме, физика;
- 15 июнь – биология, география, чит телләр (язма этабы);
- 18 һәм 19 июнь – чит телләр (телдән этабы), информатика.
22-25 июнь көннәрендә барлык фәннәрдән имтиханнар тапшыруның резерв көннәре каралган. 8 һәм 9 июльдә укучы, югары уку йортына кергәнче, үзе сайлаган БДИ фәнен кабат тапшыра ала.





Комментарийлар