4 август 2025 яңалыклары
-
Казан укучысы информатика буенча халыкара олимпиада призеры булды
Казанның 2 нче лицей-интернаты укучысы Гыймран Абдуллин информатика буенча IOI 2025 халыкара олимпиадасында көмеш медаль яулады. Финал Боливиядә узды.
-
Дәүләт Думасында 1 сентябрьне ял көне итәргә тәкъдим иттеләр. Кемнәр өчен?
Россиядә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен 1 сентябрьне түләүле ял көне итәргә мөмкиннәр. Идеяне «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев җиткерде. Бу хакта РИА НОВОСТИ хәбәр итә.
-
«Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы тәмамланды
Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы – Алдынгылар Биләр Форум тәмамланды. Ул «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән белән берлектә оештырылды. Форум Татарстан районнарыннан 12–17 яшьлек 800 гә якын баланы җыйды.
-
Музейларга бушлай керү көне
Айның беренче сишәмбесе – 5 нче август көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин!