Казан укучысы информатика буенча халыкара олимпиада призеры булды
Казанның 2 нче лицей-интернаты укучысы Гыймран Абдуллин информатика буенча IOI 2025 халыкара олимпиадасында көмеш медаль яулады. Финал Боливиядә узды.
Ярышларда Россиядән дүрт укучы катнашты: Гыймран Абдуллин, Петр Лосев, Владислав Җиһанов һәм Дарья Грекова. Абдуллиннан тыш, аларның барысы да Мәскәүдән. Бу хакта РФ Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу кызык: Абдуллин 2022 елда информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды, ә аннан соңгы елларда биредә 2 нче урынны алды. Ул соңрак мәктәп укучыларының информатикадан Бөтенроссия команда олимпиадасында 1 нче урынга ия булды. 2023 һәм 2024 елларда IOI да алтын медаль алды. Быел Гыймран, 11 нче сыйныфны тәмамлап, «Татарстан Республикасының Ел укучысы — 2025» исемен яулады.
Фото: РФ Цифрлар министрлыгы
Комментарийлар