Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы тәмамланды

Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы – Алдынгылар Биләр Форум тәмамланды. Ул «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән белән берлектә оештырылды. Форум Татарстан районнарыннан 12–17 яшьлек 800 гә якын баланы җыйды.

Сменаның ябылу тантанасында «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе урынбасары Ләйсән Засыпкина һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин катнашты. Алар сменада катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Йомгаклау чарасы кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте»нә масштаблы багышлау тантанасы узды. 400 дән артык бала һәм остаз беренче булырга вәгъдә биреп, түштамгалар һәм беләзекләр белән алмашып, илебезнең иң масштаблы балалар берләшмәсенә кушылды.

Быел смена укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелде. “Алдынгылар сәгате” кысаларында 12 юнәлеш буенча остаханәләр узды: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, патриотизм, спорт, сәламләт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм. Быел катнашучылар форум кысаларында социаль яктан әһәмиятле проектлар булдырды. Аларны «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан районнары буенча җитәкчеләре тыңлады. Иң алдынгы, креатив проектлар «Алдынгылар хәрәкәте»нең район бүлекчәләрендә гамәлгә ашырылачак. 

Алдынгылар Биләр Форум XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумын да йомгаклый. Быелгы җәйге сезонда 3 профильле смена: Сәләт Биләр Форум (Selet/Сәләт),  Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior Skills) һәм Алдынгылар Биләр Форум (Первые/Forward) узды. Барлыгы форумнарда 3 меңгә якын бала катнашты. Форум дәвамында барлыгы 700 дән артык белем бирү сессиясе узды. Аларны Россиянең төрле почмакларыннан килгән 300 остаз уздырды.

Форумнарда «Җанлы Сәләт» (SeletLive) студиясеннән турыдан-туры эфирлар үткәрелде. Аның кунаклары арасында сменаның уку-укыту программасы спикерлары, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм берләшмәнең якын дуслары булды. Эфирларны һәркем «Сәләт»нең ВКонтакте һәм RUTube рәсми аккаунтларында карый алды.

Искәртеп узабыз, Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Россиянең балалар өчен оештырылучы иң зур палаткалы лагере булып тора. «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы төбәгебезнең йөзе булган проектларның берсе, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Фото:  «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ