Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Думасында 1 сентябрьне ял көне итәргә тәкъдим иттеләр. Кемнәр өчен?

Россиядә мәктәп укучыларының ата-аналары өчен 1 сентябрьне түләүле ял көне итәргә мөмкиннәр. Идеяне «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев җиткерде. Бу хакта РИА НОВОСТИ хәбәр итә.

 – Әйдәгез, 1 сентябрьне мәктәп укучыларының ата-аналары өчен бәйрәм көне итик, аларга түләүле ял көне бирик, – диде ул.

Дмиртий Гусев закон проекты хәзерге вакытта әзерлек стадиясендә булганлыгын җиткерде. 

Аның сүзләренчә, күп кенә ата-аналар өчен, бигрәк тә балалары беренче тапкыр мәктәпкә баручылар өчен 1 сентябрь – дулкынлану һәм горурлык көне. Ләкин күпләр үз хисабына ял алырга яки отпуск көнен кулланырга мәҗбүр,  барлык эш бирүчеләр дә кешенең хәленә керергә әзер түгел.

 – Без түләүле ял көненә хокукны закон нигезендә беркетергә тәкъдим итәбез,  –  дип сүзен төгәлләде Дмитрий Гусев.

Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ