17 июнь 2025 яңалыклары
-
«Видимо-невидимо» проекты кысаларында мәктәп укучылары спектакльләрен күрсәтү башлана
17 июньнән 22 июньгә кадәр Татарстанда «Видимо-невидимо» проекты кысаларында авыл мәктәп укучылары тарафыннан куелган спектакльләр күрсәтеләчәк. Инициаторы һәм оештыручысы «Тере шәһәр» фонды. Проект авыл мәктәпләрендә театр иҗатын үстерүгә һәм балаларга үзләрен сәхнә сәнгате аша күрсәтү мөмкинлеге бирүгә юнәлдерелгән.
-
Мәктәпләрдә бердәм спорт формасын кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары Россия Мәгариф һәм спорт министрлыкларына мәктәпләрдә ил флагы төсләрендә бердәм спорт формасын кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган, дип хәбәр итә РИА НОВОСТИ.
-
Күп балалы гаиләләргә көллиятләрдә уку бәясенең 30 % компенсацияләү планлаштырыла
Татарстан хакимияте күп балалы гаиләләрдәге балаларны урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укыту чыгымнарын өлешчә компенсацияләү мөмкинлеген карый. Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе сайтында басылып чыкты. Түләүләр 2025 елның 1 сентябреннән башланыр дип көтелә.
-
Казанга «Җиңү поезды» килә
18 июнь 9:30 сәгатьтә «Казан-1» тимер юл вокзалына РФ Саклану министрлыгының «Хәтердә бердәмлек. Көч батырлыкта!» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Җиңү поезды» киләчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә тәрбия буенча киңәшче вазифасы барлыкка киләчәк
Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшче вазифасын булдыруны йөкләде. Тиешле мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.