Казанга «Җиңү поезды» килә
18 июнь 9:30 сәгатьтә «Казан-1» тимер юл вокзалына РФ Саклану министрлыгының «Хәтердә бердәмлек. Көч батырлыкта!» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Җиңү поезды» киләчәк.
Татарстанлылар өчен эшелон буенча экскурсия үткәреләчәк. Эшелон составына Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы макеты һәм кораллануы белән вагоннар, нацизм идеологиясе турында экспозиция, серсез архив документлары күргәзмәсе керәчәк. Кунаклар шулай ук коры җир гаскәрләре, Һава-космик көчләр, Хәрби-Диңгез флоты, Һава-десант гаскәрләре экспозицияләре белән таныша алачак.
Поезд составында шулай ук «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия хәрәкәтенең махсуслаштырылган вагоны да кергән. Экспозицияләр Ватанны саклаучылар батырлыкларына, патриотик тәрбия тарихына һәм хәрәкәттә катнашучыларның казанышларына багышланган.
«Хәтердә бердәмлек. Көч батырлыкта!» Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Акция 19 апрельдә башланып, 3 июльдә тәмамлана. Сәяхәт вакытында поезд Россиянең 61 субъекты буйлап узачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар