Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә тәрбия буенча киңәшче вазифасы барлыкка киләчәк

Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшче вазифасын булдыруны йөкләде. Тиешле мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе субъектларының югары башкарма органнары белән берлектә, элек бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, барлык дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында бердәм тәрбия мохите булдыру максатларында директорның тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча киңәшчесе вазифасын кертүне тәэмин итәргә. 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына федераль бюджет проектларын әзерләгәндә, шулай ук киләсе елларда бюджет ассигнованиеләре кирәк», – диелгән исемлектә.

Бу йөкләмәне үтәү РФ хөкүмәтенә һәм төбәк хакимиятләренә 2025 елның 1 октябренә кадәр йөкләнгән. Шуннан соң эш буенча еллык хисап таләп ителә.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ