Мәктәпләрдә бердәм спорт формасын кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары Россия Мәгариф һәм спорт министрлыкларына мәктәпләрдә ил флагы төсләрендә бердәм спорт формасын кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган, дип хәбәр итә РИА НОВОСТИ.
Депутатлар фикеренчә, унификацияләнгән спорт формасы балаларда ватанны ярату хисләрен үстерәчәк, дисциплинаны арттырачак, укучылар арасында материаль яктан тигезлек булдыруга йогынты ясаячак.
Мондый бердәм спорт формасы ата-аналарның финанс йөкләмәсен киметәчәк, дип исәпли депутатлар.edited 16:36
Комментарийлар