15 апрель 2025 яңалыклары
-
БДИ үткәрү пунткларында ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре булачак
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышында чыгыш ясады. Биредә ул сенаторларга БДИ һәм ТДИ үсешенең перспектив юнәлешләре турында сөйләде.
-
Укытучыларның документация йөкләнеше кими
Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Россия Мәгариф министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Утырышта мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре һәм министрлыкның 2024 елгы эшчәнлеге йомгаклары каралды.
-
Казанда «Мәгърифәт йолдызлыгы» халыкара фәнни конференциясе
12 апрель көнне Казан шәһәре 4 нче гимназия-интернатында зур милли проект – «Мәгърифәт йолдызлыгы» халыкара фәнни конференциясе узды.
-
Казанга «Җиңү поезды» килә
Акция 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
-
Социаль ипотека программасы буенча Казанда 11 йорт төзеләчәк
Быел социаль ипотека программасы буенча Казанда мәйданы 115 мең кв.м. булган 11 йорт төзү планлаштырыла. Аларда 2216 фатир булачак. 9 күп фатирлы торак йорт (өчесе узган ел төзелә башлаган) «Салават Күпере» һәм 2 се «Гаилә» микрорайонында булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин хәбәр итте.
-
Казанда яңа мәчет ачылды
Казанның Тынычлык бистәсендә яңа «Камил» мәчете үз ишекләрен ачты. Биредә узган атнада мәхәллә кешеләре беренче мәртәбә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җомга намазын укыды. Тантаналы ачылыш тантанасына, халыкның һәм иганәчеләрнең шатлыгын уртаклашырга дип, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар килде.
-
Татар китабы йортында Фатих Әмирхан әсәрләренең өч томын тәкъдим итәләр
16 апрельдә Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында китап тәкъдим итү кичәсе уза. Чарада Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче өч томы турында сүз барачак.