«Милли хәзинә» фестивале старт алды
«Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестивале быел 14 тапкыр үткәрелә. Фестивальнең бу сезонында 500дән артык конкурсант канашырга теләк белдергән. Бу хакта тулырак Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.
— «Милли хәзинә» бәйге фестивале ике турдан тора. Беренчесе читтән торып оештырылды. Бүгенге көндә жюри әгъзалары килгән эшләрне тикшерәләр, бәялиләр. Икенче этап 17-18 апрель көннәрендә институт базасында узачак. Бирегә (2 турга) жюри бәяләмәсеннән чыгып, Россиянең сигез төбәгеннән 400дән артык бала үтте, — диде ул.
Катнашучылар географиясенә килгәндә, Башкортостан, Чувашстан, Мордовия Республикалары, Пермь крае, Саратов, Мордовия, Оренбург, Свердловск өлкәсеннән вәкилләр көш сынашачак.
Конкурс номинацияләре:
– Медиа-иҗат (фото, видео һәм анимация, –график иллюстрация) — өр-яңа номинация (!)
– Вокал башкару (соло, иҗат коллективы)
– Инструменталь башкару (соло, иҗат коллективы);
– Хореография сәнгате (соло, иҗат коллективы);
– Театр модасы (халык костюмы, стильләштерелгән халык костюмы, заманча костюм);
– Декоратив-гамәли иҗат (халык һөнәрчелегенең һәм сәнгать кәсепләренең традицияләре һәм яңа тормышы);
– Рәсем сәнгате (рәсем, композиция)
Нәфис сүз (бер башкаручы, иҗат коллективы);
– Театр сәнгате (кече формада, инсценировка, спектакль, әкият фрагментлары).
Рәдиф Җамалетдинов бәйгенең 2023 елдан алып, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән бергәләп үткәрелүенә басым ясады. Ә быелгы сезонның яңалыгы итеп, оештыруда һәм матди яктан ярдәм күрсәтүдә тагын берничә оешма канашуын билгеләп үтте:
— Болар —Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды. Моннан тыш... 2024 елда без университетта татар филологиясе факультеты оешуның 80 еллыгын билгеләп үткән идек. Шул чаралар үткәрү барышында элеккеге укучыларыбыз аерым фонд булдырдылар — Милли хәзинә» туган телне һәм мәдәниятне яклау һәм үстерү фонды быелгы бәйгене оештыруда үзенең матди ярдәмен күрсәтте, — диде профессор.
17-18 апрель көннәрендә конкурсның йомгаклау туры КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтәчәк. Адресы: Татарстан ур., 2 йорт.
Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
Комментарийлар