Татар китабы йортында Фатих Әмирхан әсәрләренең өч томын тәкъдим итәләр
16 апрельдә Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында китап тәкъдим итү кичәсе уза. Чарада Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче өч томы турында сүз барачак.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан берничә ел дәвамында алып барылган зур гыйльми проект ахырына якынлашты. Былтыр Татарстан китап нәшриятында Фатих Әмирхан әсәрләренең алты томлы академик басмасы дөнья күрә башлады. 2024 елда фундаменталь хезмәтнең беренче өч томы басылды.
Томнарны әзерләүче галимнәр алдына Фатих Әмирханның киңкырлы иҗатын, иҗтимагый эшчәнлеген барлау, язма мирасын тулы рәвештә туплау, автор ихтыярын саклаган хәлдә укучыга җиткерү бурычы куелган. Алтытомлыкка әдипнең моңарчы җыентыкларга керми калган мәкаләләре һәм документаль материаллары да җыйналган. Китапханә һәм архивларда, шул исәптән Милли музей фондында сакланган чыганаклар җентекләп өйрәнелгән.
Китапны тәкъдим итү чарасында җыентыкларны төзүчеләр, текстологлар һәм әдәбият галимнәре, журналистлар һәм әдәбият сөючеләр катнашачак.
Кайда: Татар китабы йорты, Казан, Островский урамы, 15
Кайчан: 16 апрель, 15:00
Фото: музей матбугат хезмәте
Чара 1 сәгать 30 минут бара
Керү ирекле
Комментарийлар