Логотип Магариф уку
Цитата:

Социаль ипотека программасы буенча Казанда 11 йорт төзеләчәк

Быел социаль ипотека программасы буенча Казанда мәйданы 115 мең кв.м. булган 11 йорт төзү планлаштырыла. Аларда 2216 фатир булачак. 9 күп фатирлы торак йорт (өчесе узган ел төзелә башлаган) «Салават Күпере» һәм 2 се «Гаилә» микрорайонында булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин хәбәр итте.

 – Хәзер бездә ике район актив төзелә:  «Салават Күпере» һәм «Гаилә». Бүген бу микрорайоннар без уйлаганча, проектлаганча төзелеп килә. Биредә барлык кирәкле инфраструктура булдырыла, мәсәлән, «Салават Күпере» паркы. «Гаилә» бераз артта кала, әмма анда да без бу мәсьәләләрне хәл итәчәкбез, – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ