10 март 2025 яңалыклары
-
Конференциядә – ватанпәрвәрлек
Быел Ватанны саклаучылар елы, февраль һәрвакыттагыча укучыларга ватанпәрвәрлек хисләре тәрбия бирү айлыгы буларак билгеле. Сталинград сугышы тәмамланган, совет гаскәрләре Әфганстаннан чыккан, Ватанны саклаучылар көне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм якташыбыз, язучы-эзтабар Шаһинур Мостафинның гомер бәйрәме белән бәйле ай да әле ул. Шул кыска гына вакыт эчендә төрле чаралар, очрашулар, конференцияләр, шигырь сөйләүчеләр, яшь рәсем ясау осталары конкурслары узды.
-
13 нче республикакүләм ифтарга 13 мең кеше киләчәк
Казанда 19 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында 13 нче республикакүләм ифтар узачак. Быел дини мәҗлескә 13 000 кеше җыелыр дип көтелә.
-
Республика ифтарында күргәзмә
19 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге дә Татарстан Республикасы Милли музее ел саен үткәрелә торган республика ифтар кысаларында «Батырлык гасырларда калачак...» күргәзмәсен оештыра.
-
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак?
Агымдагы уку елында Россия мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме 24 майда, ә чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Илнең барлык субъектларына тиешле тәкъдимнәрне РФ Мәгариф министрлыгы раслады.