Конференциядә – ватанпәрвәрлек
Быел Ватанны саклаучылар елы, февраль һәрвакыттагыча укучыларга ватанпәрвәрлек хисләре тәрбия бирү айлыгы буларак билгеле. Сталинград сугышы тәмамланган, совет гаскәрләре Әфганстаннан чыккан, Ватанны саклаучылар көне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм якташыбыз, язучы-эзтабар Шаһинур Мостафинның гомер бәйрәме белән бәйле ай да әле ул. Шул кыска гына вакыт эчендә төрле чаралар, очрашулар, конференцияләр, шигырь сөйләүчеләр, яшь рәсем ясау осталары конкурслары узды.
Шуларның берсе – язучы-эзтабар Шаһинур Мостафин исемендәге фәнни-гамәли конференциясе иде. Чарада аның якты истәлегенә багышланган матур чыгышлар, укытучылар һәм укучыларның эзләнү эшләре, укыту һәм тәрбиягәкагылышлы чыгышлары игътибарны җәлеп итте. Конференциякунаклары Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, халык шагыйре Зиннур Мансуров чыгыш ясадылар һәм шигырьләрен сөйләделәр. Әлеге чарада катнашкан Шаһинур Мостафинның сеңлесе Илсөяр ханым исән чакта туганы иҗат иткән шигырьләрне укыды, истәлек итеп мәктәпкә аның кулъязмаларын тапшырды. Мамадыштагы «Туган якны өйрәнү музее»ның фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова чарада катнашучыларны Шаһинур Мостафинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Язучы-эзтабарның дусты Хәлим Салахов чордашы белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты.
Тарих укытучысы Ринат Хәйруллин сценариесы буенча эшләнгән «Ана сагышы» дип исемләнгән композиция Бөек Ватан сугышында күп балаларын югалткан аналарның берсе – якташыбыз Фатиха апага багышланган иде. Ана яудан көтеп ала алмаган балаларның язмышын, сугышчан юлын барлауда да Шаһинур Мостафин заманында зур көч куйган.
Конференциядә катнашкан укучылар «Хәзерге заман геройлары: локаль сугышларда катнашучылар», «Ш.Мостафин һәм башка язучылар иҗатында ватанпәрвәрлек», «Мәктәп музейлары – яшь буынга патриотик тәрбия бирү үзәге» дигән секцияләргә бүленеп чыгыш ясады. Укытучылар «Хәзерге заман шартларында ватанпәрвәрлек тәрбияләү: форма һәм методлар» темагасына үткәрелгән түгәрәк өстәлдә катнашты.Авылдашыбыз, махсус хәрби операциядә катнашып батырларча һәлак булган Раиф Нургаян улы Насыйбуллинга багышланган эше белән катнашкан 9 нчы сыйныф укучысыРафил Марданов җиңүче булды.
Урта Кирмән мәктәбендә оештырылган әлеге чара дәвамлы булыр һәм киләчәктә тагын да зуррак масштабта узар дигән өмет бар.
Илнур ШАКИРҖАНОВ,
Мамадыш районы
Ш.Мостафин исемендәге
Урта Кирмән урта мәктәбенең география укытучысы
Комментарийлар