13 нче республикакүләм ифтарга 13 мең кеше киләчәк
Казанда 19 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында 13 нче республикакүләм ифтар узачак. Быел дини мәҗлескә 13 000 кеше җыелыр дип көтелә.
Республикакүләм ифтар Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгесе белән узачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
13 нче республикакүләм ифтарга билетлар белән бушлай керергә мөмкин. Ә билетларны район мөхтәсибәтләрендә, мәчетләрдә яки Диния нәзарәтенә (Тукай ур., 38) килеп алырга була.
Фото: Диния нәзарәте сайты
Комментарийлар